Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ата-аналар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде + фоторепортаж

2016-2017 уку елында мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина...

2016-2017 уку елында мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова «Хезмәт тәрбиясе, экология» дип аталган проектларын Казанда яклады.

Бүген әлеге проектны эшләүдә катнашкан биш гаилә - Ландыш һәм Алексей Швалевлар, Елена һәм Илдус Хәсәновлар, Светлана һәм Равил Мифтаховлар, Елена һәм Олег Князевлар, Гөлфия һәм Илшат Усмановлар район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев