Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районына Татарстанның баш ветеринар табиблары җыелды

Район үсешенә зур өлеш керткән Әнсәр Әбделманов истәлегенә мемориаль такта ачылды Ватанны саклаучылар көнендә Тукай районы үз җирлегендә Татарстанның барлык баш ветеринар табибларын кабул итте. Ветеринария берләшмәсендә район үсешенә зур өлеш керткән якташыбыз, озак еллар районның баш ветеринар табибы булып эшләгән Әнсәр Әхәт улы Әбделманов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге...

Әнсәр Әбделмановны белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләр аның гаять кешелекле, җитәкчеләргә хас җаваплы, таләпчән, шул ук вакытта үтә дә ягымлы, мәгърур гәүдәле, үз фикерен төгәллек белән әйтеп бирүче шәхес буларак искә алалар. Фаил Камаев истәлек тактасын ачу эшенең башлангычында торган Алмаз Хисаметдиновка район исеменнән зур рәхмәт җиткерде.

- Кайчагында иртән торып дөньяны камап алырдай булып яшибез, ләкин кеше гомере кыска. Шушы кыска гына гомердә дә үзенең хезмәтен, эш стилен калдырган кешеләр күп түгел. Андыйларның берсе - Әнсәр Әхәтович, - диде Фаил Мисбахович.

Роза Әбделманова район ветеринария берләшмәсенә үз гаиләсеннән ялгыз ат сурәтләнгән картина бүләк итте.

- Әнсәр Әхәтович атларны бик яратты. 24 ел рәттән ул район Сабан туенда ат ярышларын оештырды, - дип, Роза Николаевна бүләген Әнсәр Әхәтовичның укучысы, эшен тапшырган яшь җитәкче Ленар Радиковичка тапшырды.

Истәлек тактасы ачылганнан соң Тукай районы белән республика ветеринария идарәсе җитәкчелеге район берләшмәсе бинасының ремонт мәсьәләләре хакында фикер алышты. Ленар Радикович бүгенге көндә яңартылу, төзекләндерү таләп иткән бүлекләрне күрсәтте.

Инде өченче ел рәттән республиканың баш ветеринар табиблары Ватанны саклаучылар көнендә бергә җыелып чаңгы ярышы уздыра. Быел алар Тукай районында очрашудан файдаланып, ярышны да бездә - Яңа поселогында үткәрде. Республика баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, кешелек сәламәтлеге сагында торучылар үзләре дә сәламәт булырга тиеш, шуңа күрә ел дәвамында спортта чыныгып, шушы ярышларда ветеринар табиблар үзара ярыша. Беренче урынга, узган елгы кебек үк, Балтач районы баш табибы чыкты. Аның берләшмәсенә идарәдән автомобиль бүләк ителде. II, III урыннарга компьютер тапшырылды. Роза Әбделманова исә ярышка да үз бүләген әзерләгән иде. Иң өлкән һәм иң яшь спортчыга самовар бүләк итте. Аңа Алабуга һәм Питрәч баш ветеринарлары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев