Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Җәйләү авылында Яңа ел чыршысы бәйрәме үтте

Яңа ел алдыннан мәдәният учагы булмаган, кечкенә генә Җәйләү авылында, елдагыча, урамда Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үтте. Бәйрәм Борды авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф. Фәсхиеваның Яна ел котлавы белән башланып китте. Соңыннан Җәйләү авылының иң өлкән (Анна тути Ибаева) һәм иң яшь (Әминә Хисмәтуллина) гражданнары буләкләнде. Чыршы хуҗасы итеп,...

Яңа ел алдыннан мәдәният учагы булмаган, кечкенә генә Җәйләү авылында, елдагыча, урамда Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үтте. Бәйрәм Борды авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф. Фәсхиеваның Яна ел котлавы белән башланып китте. Соңыннан Җәйләү авылының иң өлкән (Анна тути Ибаева) һәм иң яшь (Әминә Хисмәтуллина) гражданнары буләкләнде. Чыршы хуҗасы итеп, КФХ «Касакин»да эшләүче Юрий Петров билгеләнде һәм Кыш Бабай бүләгенә ия булды.

Бәйрәмгә килүчеләрнең һәммәсе дә җырлады, биеде һәм төрле уеннарда катнашты, чыршы әйлән-бәйләндә йөрде. Кыш Бабай һәм Кар Кызы барлык катнашучыларга үзенең бүләкләрен таратты һәм изге, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле үтте, дип хәбәр итә безгә Борды авылының мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев