Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Ташкичү авылында оештырылган күргәзмә үз эшен төгәлләде

Ташкичү авылының һөнәрчелек йортында «Тукай безнең йөрәктә» исемле күргәзмә үз эшен төгәлләде. Габдулла Тукай тууына багышланган бу күргәзмә Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрафуллина кул эшләреннән җыелган иде. Аның матур һәм зәвык белән эшләнгән кул эшләре, төрле төрле композицияләр - «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» һ.б. бар иде анда. Шуларга өстәп, һәр...

Ташкичү авылының һөнәрчелек йортында «Тукай безнең йөрәктә» исемле күргәзмә үз эшен төгәлләде. Габдулла Тукай тууына багышланган бу күргәзмә Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрафуллина кул эшләреннән җыелган иде. Аның матур һәм зәвык белән эшләнгән кул эшләре, төрле төрле композицияләр - «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» һ.б. бар иде анда. Шуларга өстәп, һәр шигырьне бастырып, матур рәсем ясап, рамкага куеп алып килгьн автор. Өстәвенә кул белән бәйләнгән шәлләр, тегелгән милли киемнәр, сәйлән белән чигелгән рәсемнәр күргәзменең бер өлешен тулыландырып тордылар.

Фәридә Әхмәтфатыйх кызы үзе 1958 елда Мөслимдә туып-үсә. Минзәлә педагогия училищесен тәмамлый. 1967 елдан башлап мәгәриф системасында хезмәт итә. 24 ел буе Мерәс авылында балалар бакчасында мөдир булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул Мерәс авылының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе булып тора. Буш вакытта кул эшләре белән шөгөльләнергә ярата. Аның кызлары Эльвира һәм Эльмира, килене Гөлнара һәм улы Илдар кул эшләрен бик яраталар. Фәридә апаның кызлары бәйлиләр, чигү чигәләр, ә улы төрле техник җайланмаларны үз кулы белән ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев