Тукай районы Ташкичү авылы китапханәчесе Бөтенроссия китапханәләр форумында катнашты
2015 ел бөтен Россиядә "Әдәбият елы" дип иглан ителгән иде. Шуңа күрә республикабызның барлык китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелде. Әдәбият елын йомгаклап илебезнең барлык төбәкләреннән китапханә хезмәткәрләрен Россиянең культура башкаласы Санкт-Петербургта җыеп, 15 - 17 декабрьдә "V Бөтенроссия китапханәләр форумы" үтте. Форумда Татарстан районнарының вәкилләре дә фикер...
2015 ел бөтен Россиядә "Әдәбият елы" дип иглан ителгән иде. Шуңа күрә республикабызның барлык китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелде. Әдәбият елын йомгаклап илебезнең барлык төбәкләреннән китапханә хезмәткәрләрен Россиянең культура башкаласы Санкт-Петербургта җыеп, 15 - 17 декабрьдә "V Бөтенроссия китапханәләр форумы" үтте.
Форумда Татарстан районнарының вәкилләре дә фикер алышуда катнаштылар, үзләренең профессиональ белемнәрен арттырдылар, алдынгы китапханәләрдә булып яңача оештыру чараларына өйрәнделәр. Быелгы форумда бик күп җитди мәсәләләр каралды: авылларда китапханәләр һәм мәдәният йортларын берләштереп информатик-мәдәни үзәкләр булдыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәният тормышына тарту ыссулары, китапханәләрнең фондларын тиешенчә тулыландыру, хезмәткәрләрне профессиональ әзерләнү. Форум барышында килгән делегатлар В.В. Маяковский исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә оештырылган күргәзмәләрдә булдылар, заманча итеп ясалган информатик үзәкнең эш асылларын өйрәнделәр, мөгәллимнәр белән бергәләп түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар. Форумда Тукай районы Ташкичү китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева төбәгебезнең үзәк китапханә оешмасы көче белән әзерләнгән күргәзмә белән таныштырды. Кургәзмә кызыклы һәм бай эчтәлекле булып чыкты. Мондый күргәзмә Татарстан делегатлары арасында гына түгел, бөтен Россия төбәкләреннән килгән кунаклар өчен дә бердән-бер булды.
Шуңа күрә күргәзмәне җыелган кешеләр бик кызыксынып карадылар.Анда Тукай районының һәр авыл җирлегенең эмблемасы сүрәтләнгән стенд, безнең районында яшәп иҗат итүчеләрнең басылган китаплары урын алды, милли киемендәге курчаклары нур өстәп торды, дип хәбәр итәләр безгә Тукай районының үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев