«Тукай районы үсеше белән Яр Чаллы шәһәре үсеше тыгыз бәйләнештә»
Узган атнада Министрлар Кабинетында ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Тукай муниципаль районының Кама агломерациясе составында транспорт һәм инженерлык үсеш стратегиясе хакында эшлекле киңәшмә узды. Утырышта Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Аерым муниципаль берәмлек булуына карамастан, Тукай районы Яр Чаллы шәһәрен төрле яктан камап алганлыктан, аның шәһәр яны территориясе буларак өстәмә функциясен дә билгеләп була. Шәһәр халкы Тукай районына эшкә йөри, өйләр сала, бакчага йөри, ял итә. Һәм шулай ук Тукай районы халкы да шәһәргә эшкә йөри, күңел ачу учреждениеләрендә ял итә, балаларын шәһәр бакчаларына, мәктәпләренә йөртүчеләр дә бар. Болар өстенә, Яр Чаллы халкын авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итүдә дә район әһәмияте зур. Шуңа күрә әлеге ике административ берәмлек үсешен берничек тә аерым күзаллау мөмкин түгел. Ләкин Тукай районы мөстәкыйль муниципаль берәмлек буларак яши һәм киләчәктә дә шулай булачак. Районы җитәкчесе Фаил Камаев үзенең чыгышында нәкъ шушы сорауларны яңгыратты. Тукай районының елдан-ел үсә баруы җитәкчелеккә яңа бурычлар куя бара. Боларга инженерлык коммуникацияләренең, транспорт хезмәтләренең җитәрлек күләмдә үсмәгән булуы да керә. Яр Чаллы шәһәренең Тынычлык, Мәскәү проспектлары, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 1 нче автомобиль юлы, Яшьлек проспектына параллель урнашкан ике проспектларның Тукай районы территориясендә озынаюын күздә тота район һәм шәһәр җитәкчелеге. Шулай ук Кече Шилнә авыл җирлеге, Яңа поселогы юлларын реконструкцияләү, Кече Шилнә авылында, Әҗмәкәй авылы - Яңа поселогы арасында, Яр Чаллы шәһәренең металл кою заводы боҗрасыннан алып Яңа поселогына кадәр юллар төзүне дә Фаил Мисбахович бүгенге көн ихтыяҗы дип билгеләде.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә өстәмә светофорлар кую, пассажирлар, бигрәк тә балаларны йөртүдә тиешле белгечләр кирәклеге һәм башка сораулар яңгырады. Утырышта Фаил Камаев бик күпләрне борчыган газлаштыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Авыл җыеннарында әлеге сорау иң беренчеләрдән булып күтәрелеп килде. Район җитәкчелегенә шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән тукайлыларның 79 проценты шушы проблема белән килә. Бүгенге көндә республика газлаштыру программасы кысаларында 12 км озынлыктагы югары басымлы газ торбасы төзелешенең проект документациясе эшләре бара. Шушыннан соң тагын 60 км түбән басымлы газ торбасы сузу кирәк булачак. Бу 4 мең йортка газ кертү мөмкинлеге бирәчәк. Ә район территориясендә бүгенге көндә барлыгы 240 км озынлыкта газ торбалары сузу кирәк. Су торбаларына килгәндә, бу сан 110 км тәшкил итә. Су белән тәэмин ителеш, юынтык суларны чыгару өлкәсендә дә тәкъдимнәр булды.
Мәгариф сферасына килгәндә, Иске Дөреш авылында ел әйләнәсе эшли торган балалар лагере, Борды авылында һөнәри белем бирә торган ресурс үзәге ачылу мәсьәләләре каралды. Тукай районын инвестицион яктан кулай территория буларак тәкъдим итү өчен федераль М-7 трассасын күчерү, Яңа Бүләк авылында евробистә төзү кирәклеге дә әйтелде.
Яр Чаллы шәһәре мэры Тукай районы җитәкчелеге үз үсеш стратегиясендә билгеләгән әлеге бурычларда үз теләктәшлеген белдерде. «Тукай районы үсеше белән Яр Чаллы шәһәре үсеше тыгыз бәйләнештә», - диде Наил Мәһдиев һәм «күршеләргә булышуда» республика җитәкчелегеннән үз исеменнән дә ярдәм сорады.
Рөстәм Нигъмәтуллин социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыруда республиканың ярдәм итәчәген ышандырды. Иң әүвәл Тукай районы территориясен планлаштыру схемасын ясау зарурлыгын ассызыклады. Кайсы эшләрне беренче чиратта эшләргә, кайсыларын икенче - монысын район җитәкчелеге хәл итәчәк. Кайбер проблемалар, мәсәлән бүгенге көндә электр белән җылытыла торган йортларны, түбән басымлы газ торбалары үткәреп, өйгә зәңгәр ягулык кертүгә килгәндә, дәүләт белән шәхси ярдәм партнерлыгы программасы кысаларында эшләү дә күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев