Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Яңа ел тамашасы узды (Фотолар)

Яшел чыршылы, Кыш бабайлы Яңа ел-һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Күңелле яллар" исемле Яңа ел тамашасы узды. Балаларны Кыш бабай капкадан ук каршылады. Алар белән бергәләп...

Яшел чыршылы, Кыш бабайлы Яңа ел-һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Күңелле яллар" исемле Яңа ел тамашасы узды.

Балаларны Кыш бабай капкадан ук каршылады. Алар белән бергәләп чанада да шуып алды.

Ә инде китапханәгә кергәч, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлап та күрсәттеләр , кыш турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, шук бабай белән уйнап та алдылар.

Балалар, Кыш бабайдан бүләк алып, алдагы ялларны да шулай күңелле итеп үткәрергә дигән теләктә өйләренә таралышты, дип хәбәр итә Гөлшат Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев