Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре полонез биеде

12-14 май көннәрендә Тукай районы Кече Шилнә авылында «БиблиоЯЗ» район фестивале гөрләп узды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәдәният бүлеге оештырган әлеге фестиваль кысаларында «Безнең үткәннәр - безнең киләчәк» дип исемләнгән олы чара үтте. Фестивальдә түбәндәге бәйгеләр оештырылды: «Җиңү язы» - фотосурәтләр, «Рус халык уенчыгы», «Патриотлык - ул...» инша бәйгесе,...

12-14 май көннәрендә Тукай районы Кече Шилнә авылында «БиблиоЯЗ» район фестивале гөрләп узды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәдәният бүлеге оештырган әлеге фестиваль кысаларында «Безнең үткәннәр - безнең киләчәк» дип исемләнгән олы чара үтте. Фестивальдә түбәндәге бәйгеләр оештырылды: «Җиңү язы» - фотосурәтләр, «Рус халык уенчыгы», «Патриотлык - ул...» инша бәйгесе, «Яшәү өчен тынычлык» - рәсемнәр, «Рус дворяннары дөньясы», «Наташа Ростованың беренче балы» - бәйге-дефиле, шулай ук шигырь сөйләүчеләр конкурслары үтте.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, фестивальдә катнашучылар сугыш темасына багышланган шигырьләрне яттан һәм сәнгатьле итеп сөйләгән, китапханәчеләр ясаган буктрейлерлар караган, театральләштерелгән тамашаны күздән кичергән һәм «Юный театрал» дип аталган Биклән яшүсмерләренең спектаклен караган. Шулай ук бәйгеләрдә җиңүчеләрне дә бүләкләү тантанасы узган. Иң истә калганы, мөгаен, китапханәчеләрнең һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләренең «Наташа Ростова балында» катнашуы булгандыр. Җыелганнар бөтенесе дә матур-матур, купшы һәм зәвыклы киемнәрдән полонез биеде. Мондый матурлык һәм гүзәллек чын патшабикәләргә генә хас нәрсә! Тукай районы хатын-кызлары һәм ир-егетләре бу эштә бер дә сынатмады! Аларга «Афәрин!» диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев