Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы мәдәният бүлеге хезмәткәре Мөдәррис Гыймаевның йөрәге тибүдән туктады

Бүген Тукай районының мәдәният бүлегендә машина йөртүче булып эшләгән Мөдәррис Габдрахман улы Гыймаевның гомере өзелде. Эш вакытында йөрәге кинәт авырткач, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китәләр, табиблар аңа операция ясый, тик, кызганычка каршы, гомерен саклап кала алмыйлар. Мөдәррис абый район хакимиятендә эшләүчеләр күңелендә ачык йөзле, аралашучан, ярдәмчел, җаваплы кеше...

Бүген Тукай районының мәдәният бүлегендә машина йөртүче булып эшләгән Мөдәррис Габдрахман улы Гыймаевның гомере өзелде. Эш вакытында йөрәге кинәт авырткач, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китәләр, табиблар аңа операция ясый, тик, кызганычка каршы, гомерен саклап кала алмыйлар.

Мөдәррис абый район хакимиятендә эшләүчеләр күңелендә ачык йөзле, аралашучан, ярдәмчел, җаваплы кеше булып хәтердә калыр. "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре бу хәбәрне зур тетрәнү белән кабул итте. Бүлмәбезгә ул елмаеп: "Кызлар, гәҗит алыйм әле, бер укырмын", - дип килеп керә иде. Коридорда очраганда да хәлләр сораша иде, мәдәният өлкәсендә булган яңалыкларны әйтә иде...

Авыр туфрагың җиңел булсын, Мөдәррис абый...

"Якты юл" газетасы коллективы аның якыннарының, туганнарының һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев