Тукай районы халкы тапшыруларны Яр Чаллы телевидениесе ретрансляторы аркылы карый
Россиядә 2010 елларда Мәгълүмати-күңел ачу телеканалларын россиялеләрнең 44% - 4 канал аркылы гына карый иде, хәзер цифрлы технологияләр ярдәмендә илнең 98,4% кешесе - 10-20 телеканал карый ала. Сурәтне һәм тавышны югары сыйфатлы итеп кабул итү өчен DVB-Т2 форматлы приставка урнаштырылды. Аннан файдаланучы татарстанлыларның 99% беренче бушлай мультиплекс каналларын - 10...
Россиядә 2010 елларда Мәгълүмати-күңел ачу телеканалларын россиялеләрнең 44% - 4 канал аркылы гына карый иде, хәзер цифрлы технологияләр ярдәмендә илнең 98,4% кешесе - 10-20 телеканал карый ала.
Сурәтне һәм тавышны югары сыйфатлы итеп кабул итү өчен DVB-Т2 форматлы приставка урнаштырылды. Аннан файдаланучы татарстанлыларның 99% беренче бушлай мультиплекс каналларын - 10 канал аркылы карый. Татарстан радиотелеүзәгендә алып барылган яңарту эшләре нәтиҗәсендә хәзер инде икенче мультиплексны трансляцияләү башланды, аны 81,5% халык карый. Бүген бушлай 20 цифрлы телеканалны менә дигән сурәт һәм тавыш белән карап була.Татарстан Республикасында 87 ретранслятор төзелгән һәм эшләп килә.Тукай районы халкы тапшыруларны Яр Чаллы телевидениесе ретрансляторы аркылы карый.
2017 елдан Татарстан Республикасындагы бүлеге булган Татарстан телерадиокомпаниясенең региональ тапшырулары Россия-Татарстан: "Россия-1" һәм «Россия - 24» телеканалы аркылы карау оештырылды, алар рус һәм татар телләрендә чыга.
РТРС-1 мультиплексы эченә тубәндәге каналлар керә: «Первый канал», «Россия 1», «Матч-ТВ», «НТВ», «Петербург-5канал», «Россия Культура», «Россия 24», «Карусель», «Общественное телевидение России» и «ТВ-Центр».
РТРС-2 мультиплексы:«РЕН ТВ», «Спас», «СТС», «Домашний», «ТВ-3», «Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз-ТВ»каналларын берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев