Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай муниципаль районы Советының XXV утырышы үтте

Дүшәмбе көнне Тукай муниципаль район Советының XXV утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм район оешмалары вәкилләре, шулай ук массакүләм-мәгълүмат чаралары катнашты. Утырышка 43 депутатның 39ы килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.

Утырыш башында Калмаш авыл җирлегеннән депутат Равия Габдуллина утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Боерган авыл җирлегеннән депутат Айрат Арсланов, Комсомолец авыл җирлегеннән депутат Ольга Сурова, Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат Марат Сафин керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районында 2017 елга бюджет үтәлеше турында хисап белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгыш ясады. Соңыннан сүз Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиевка бирелде.

«Тукай муниципаль районы»ның контроль-хисап палатасы муниципаль дәүләт учреждениесенең 2017 елда эшчәнлеге турында район контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Парамонычева сөйләде. Аннары сүзне Түбән Суыксу авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Флер Ихсанов алды.

Көн тәртибенең өченче соравы - Тукай муниципаль районында мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге һәм 2018 елга куелган бурычлар турында район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Гүзәл Шакирова сүз алып барды. Өстәмә доклад белән Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль сораулар, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссия рәисе Ольга Сурова чыгыш ясады.

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2018 елга бюджеты һәм 2019-2020 елларның планлы периоды» карарына (№20/2, 11.12.2017) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эльмира Низамиева сүз алды.

Көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәлә - «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә даими рәвештә муниципаль вазифаларны алмаштырып торган затларга хезмәт хакы күләме һәм аларның шартлары турындагы Нигезләмә хакында иде. Аның буенча Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Марат Фазылҗанов чыгыш ясады.

Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы Нигезләмә хакында Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Генадий Харитонов сүз алып барды.

Көн тәртибенең җиденче соравы - Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрен, хезмәт еллары тулу сәбәпле, лаеклы ялга киткәндә бүләкләү тәртибе Нигезләмәсен раслау турында Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Ольга Гончарова сөйләде.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген алу турында Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделманова чыгыш ясады.

Көн тәртибенең тугызынчы соравы - закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында иде. Ирина Кузнецова белән Илнар Бакировның район Советы депутатлары вазифаларыннан вакытыннан алда китү һәм район Советына Валентин Артемьевны кертү сәбәпле, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиядән Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат булган Ирина Кузнецованы, шулай ук бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиядән Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат Илнар Бакировны даими комиссияләр составыннан чыгардылар. Һәм законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия составына Мәләкәс авыл җирлеге депутаты Валентин Артемьевны керттеләр.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде.

Шуның белән муниципаль район Советының егерме бишенче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев