Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар чыршысы, балкып яна утлары

Яңа елга якынлашкан саен еракта, балачак илендә калган әллә нинди җанга якын хатирәләр күңелне биләп ала.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә туып килүче Яңа елдан ниндидер сихрилек көткәнгәме – бу бәйрәмгә аеруча бер дулкынлану белән алдан әзерләнү матур традициягә әйләнде. Районыбыз халкы да Яңа ел бәйрәмен һәм кышкы каникулларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен декабрь ае керүгә үк әзерләнә башлады.  
Узып баручы елның 24 декабрендә Яңа поселогындагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркында районның Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, җирлегебездә яшәүче халык һәм шәһәрләрдән кайткан кунаклар катнашты.   
Тукай районы Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы, һәр елдагыча, югары дәрәҗәдә оештырылуы белән халыкны җәлеп итте. Бу көнне олысы-кечесе саф һавада, чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачты. Районыбыздагы авыл мәдәният йортлары, сәнгать мәктәпләре каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым иҗади шәхесләр җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк итте. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре театральләштерелгән программа белән чыгыш ясады. Балалар әкият геройлары белән тылсымлы, сихри дөньяга сәяхәт итте. Биредә балаларга хәрәкәтле уеннар өчен боз шәһәрчеге ясалган иде, лабиринтларда качышлы уйнадылар, кече һәм зур тауларда рәхәтләнеп шудылар. Бәйрәм мәйданы балаларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Җыр-моңнар еракларга таралды. Үзәк чыршы һәм аның «эне-сеңелләре»нең ботакларындагы  төсле утлар җем-җем итеп үзләре тирәсенә ерактан ук «дәшеп» тора.  Боздан ясалган фигуралар төсле утлар белән яктыртылган – болар да күңелгә бәйрәм төсмерен сала. Кыскасы, бәйрәмне оештыру, мәйданны бизәү буенча да сала белән кала арасында бернинди аерма калмавы әллә каян күренеп тора. 
Каладан кунакка кайткан балалар арасында беренче тапкыр гына атны күрүчеләре дә бар икән. Аларның исләре китте: сөйкемле атларга сокланып та, гаҗәпләнеп тә карадылар. Сабантуй шикелле җыелган халык арасында тарантаска төялешкән балаларны чыршы тирәли әйләндерделәр бахбайлар. Балаларның күңелен күрүче атлар Боерганнан килгәннәр икән. Хуҗалары Фаил Хөснетдинов бәйрәмнәрдә шулай үз атларын, дөяләрен алып килеп балаларда малкайларга карата соклану һәм ярату хисләре тәрбияләүдә үз өлешен кертә, рәхмәт аңа. 
 

Менә тантаналы мизгелләр – бәйрәмчә бизәлгән чаналарда Кыш бабай белән Кар кызы Үзәк чыршыга якынлаша. Яңа ел чыршысы ачыла – кышын да «яшел күлмәген салмый» торган чыршыбызда  төсле утлар балкый. 
Район башлыгы Фаил Камаев үтеп баручы елда җирлегебездә башкарылган эшләргә берничә җөмлә белән нәтиҗә ясап болай диде: «Агымдагы елда республика программаларында актив катнаштык. Районыбызда социаль объектларны ремонтлау һәм яңаларын төзү, юллар салу һәм төзекләндерү буенча байтак эш башкарылды. Яңа фатирга, яңа салынган йортка күчеп өй туйлары уздыручы, йортларына газ кертелеп зәңгәр ягулык белән тәэмин ителүче райондашларыбыз өчен бу ел аеруча истәлекле булып калачак. Халыкны иң борчыган мәсьәлә – газлаштыру һәм чиста су белән тәэмин итү буенча проектларны тормышка ашыру буенча байтак эш башкарылды. Туып килүче елда да җирлегебездә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, инфраструктураны күтәрү буенча даими эш алып барачакбыз. Икътисади күрсәткечләр буенча безнең район республикада беренче өчлектә бара. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә игенчелектә һәм терлекчелектә уңышларыбыз югары. Шәһәр яны районы буларак Яр Чаллы халкын авыл хуҗалыгы продукцясе белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк. Кыскасы, еллык эш нәтиҗәләре күңелне күтәрерлек», – диде һәм тамашага җыелган халыкны ихластан бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен ирештерде. 
Бәйрәм бүләксез була димени?! Районыбызда «Тылсымлы кыш – Волшебница зима»  исемендә Яңа ел бәйрәменә авыл җирлекләрен, оешма һәм предприятиеләр, учреждениеләр үз карамакларында территорияләрне үзенчәлекле итеп бизәү буенча бәйге игълан ителгән иде. Нәкъ шушы урында – үзәк чыршы янында конкурста җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев бүләкләде.
 «Тукай районы җирлегендә эшләп килүче предприятие, оешмаларның үз территорияләрен иң яхшы бизәүче» номинациясендә:  I урынны «Чаллы-Бройлер » ҖЧҖе, II Iурынны РаРитэк компаниясе, III урынны «Тукайтеплогаз» ҖЧҖе алды. Аларга Диплом һәм сертификат тапшырылды. 
«Авыл җирлеге территорияләрен иң яхшы бизәүче» номинациясендә беренче урын лаеклы рәвештә Биклән авыл җирлегенә бирелде. Биклән авылы, дөрестән дә, бәйрәм алдыннан бәләкәй шәһәрчекне хәтерләтеп тора. Биредә урамнар, ылыслы агачлар төсле утлар белән бизәлгән. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сахбеев: «Җиде-сигез ел элек авыл биләмәсен 100 метрлы гирлянда белән бизи идек. Хәзер төсле утлар чакрымнарга җитәрлек. Балаларның спорт белән шөгыльләнү һәм уен мәйданчыгына куелган төп чыршыны үзебезнең дизайнер бизәде. Бакчасарай авылында яшәүче Альфред Ситдыйкҗанов  Кыш бабай белән Кар кызын, төрле фигураларны кардан һәм боздан бик матур итеп ясады. Авылыбызның имамы Мөдәфис Ахунов үзенең ярдәмчеләре Мирза Гыймадиев, Әзгәм Гыйләҗетдинов, Равил Мөхәммәтшин, Марат Шәрифуллин, Зәки Миннебаев белән фигуралар ясау, бизәү эшендә актив катнаштылар. Рузалия Хәйдәрова кардан ясалган фигураларны төсле буяулар белән матурлады. Авыл биләмәсен бизәүдә зур тырышлык куйган мәктәп һәм балалар бакчасы коллективына рәхмәт. Беренче урынны алуыбыз уртак хезмәт нәтиҗәсе. Һәрвакыт шулай бергә һәм бердәм булырбыз дип өметләнәм», – диде. Икенче урынны – Борды, өченче урынны – Круглое Поле  авыл җирлеге алды. Алар шулай ук Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. 
«Үз хуҗалыгы билмәсен Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәүче» номинациясендә Биклән авылында яшәүче Рөстәм Маткәримов I дәрәҗә Дипломга лаек дип табылды. Дөрестән дә, Рөстәм Маткәримовның өе, йортының тирә-юнендәге ылыслы агачлар салават күпере төсләренә «манчылган» кебек. Караңгы төшүгә билмәләреннән төрле төстәге нурлар көлтәсе сибелеп тора. Иске Абдулда яшәүче Дамир Мингазов та иҗади кеше булуын матур бизәлеше белән раслады. Аның фантазиясе II урынга лаек булды. Калмаштан Халидә Хәмидуллинаның бәйрәм рухы өстәүче хезмәтләре III урынга лаек дип бәяләнде. Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыкларын, аның әйләнә-тирәсен бизәүче райондашларыбыз үзләренең, гаиләләренең күңелләрен күрү белән беррәттән  башкаларның да кәефен күтәрүчеләр. Менә шул ягы белән аларның иҗаты бәяләп бетерерлек кенә түгел!
Безнең район халкы сәламәт яшәү рәвешен өстен күрә. Бу яктан районда бөтен шартлар да тудырылган. Спортның нинди төре белән шөгыльләнергә телисең – рәхим ит – «Алга» спорт комплексы ишекләре һәркемгә ачык. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге чаңгы-биатлон үзәгенә халык бик теләп йөри. Кыш бабай призына оештырылган чаңгы ярышларында мәктәп, авыл җирлеге оешма һәм предприятиеләрендәге җыелма командалар, спорт ветераннары көч сынашты. I урынны Яңа поселогы гомум белем бирү мәктәбе, II урынны Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбе, III урынны Кнәз гомумбелем бирү мәктәбе алды. Ә инде авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышында Мәләкәс авыл җирлеге I дәрәҗә Диплом, Иске Абдул авыл җирлеге II дәрәҗә Диплом, Биклән авыл җирлеге III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Предприятие, оешмалар арасында «Яр Чаллы элеваторы» АҖе – I, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖе –   II, «Коммунальные сети – Татарстан» ҖЧҖе –   III урынны алды.  Үзәк чыршыны ачу тантанасында ярышта җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.  
 

***
Узып баручы Барс елы эстафетаны ак һәм йомшак, сөйкемле Куянга тапшыра. Туып килүче Яңа ел да нәкъ шул куяндай сөйкемле булсын – ак бәхетләр, шатлыклар алып килсен. Имин булсын еллар! 

Зәрия Вәлиева
Рөстәм Зәкиев фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев