Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай безнең күңелләрдә

26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхес – Габдулла Тукай туган көн. Истәлекле датаны дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә.

Тукай исемен йөрткән райо ныбыз өчен бу – икелә тә бәйрәм һәм, әйтергә ки рәк, зур җаваплылык та ул.

Шигърият бәйрәме Яңа поселогындагы «Г.Тукай исемендәге» мәдәният һәм ял паркында – бөек шагыйрь һәйкәле каршында үткәрелде. Милләт бәйрәменә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәп яшендәге балалар, мәдәният хезмәткәрләре, шигърият сөючеләр җыелган иде.

Әдәби­музыкаль чараны Айрат Габдуллин алып бар ды. Ул нәни Апушның – Тукаебызның сабый ча гыннан тормышның ачы сын­төчесен татуына тукталды, рухының нык­чыдам булуы турында әйт те. Бу якты дөньяда ни бары 27 ел гына яшәгән олугъ шәхеснең милләтебезгә бай мирас калдыруы хакында сөйләп уз ды, шигърият бәй рә менең рухи дөнья бызны баетуда мө һим ле ген ассызыклады.

Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров зур чарага җыелган халыкны якты бәйрәм белән ихластан тәбрикләде. Рөстәм Илдусович җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп болай диде: «Телебезне саклау, Тукай иҗатын өйрәнү һәм аны буыннан буынга тапшыру – һәммәбезнең дә изге бурычы. Габдулла Тукайның – бөек шагыйребезнең васыятен – туган телне ярату, аны күз карасыдай сак лау яшь буын алдында торган зур максат. Тукай бәйрәме – тел бәйрәме, татар халкының шигърият бәйрәме ул. Татар теле – Тукай теле. Тукай иҗаты безне рухландырып яшәргә дә, яшәргә тиеш. Яшь буынны шул рухта тәрбиялик. Алар, үз чиратында, киләчәк буынга олы мирасны тапшырырлар», – дип бәйрәмнең милләт тормышында зур урын тотуын ассызыклады.

Татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә матур традициягә әйләнгән мәгънәви чарада: Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби пре мияләр һәм мәдәният ми нистрлыгы һәм язучылар берлегенең Илдар Юзиев, Шәйхи Маннур премияләре лауреаты Факил Сафин; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Туфан Миңнуллин, Са җидә Сөләйманова, Илдар Юзиев исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан ның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Аяз Гый ләҗев исемендәге» Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әх мәтгалиева; Татарстан Язучылар берлеге әгъ засы, Илдар Юзиев исемендәге премия лауреаты Айрат Суфиянов; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Са җидә Сөләйманова исе мендәге премия лау реа ты, Халыкара «Бэлла» премиясе лауреаты Ли лия Гыйбадуллиналар катнышты һәм чыгыш ясадылар.

Иске Абдул авыл мәдәни ят йорты каршында эш ләп килүче «Асылъяр» фольклор ансамбле, мәктәп укучылары, ялгыз җыр башкаручыларның моңл ы җырларын бәйрәм чара сына җыелган халык ал кышларга күмде. Мәктәп укучылары Ту кай шигырьләрен сән гать ле итеп укып кү ңел лә ре безне күтәрде, Тукай те ленең – татар теленең яшә ячәгенә өмет уятты.

Районыбызда Габдулла Тукайның туган көненә – шигърият бәйрәменә әзерлек чаралары алдан күрелде. Балаларны әдәби иҗатка тарту, туган телне үстерү һәм саклау, татар теленә карата балалар күңелендә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән район күләмендә ирекле темага иҗат ителгән шигырь, хикәя бәйгесе игълан ителгән иде. Шушы бәйгедә иҗади эшләре белән катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларга: Теләнче­Тамак мәктәбе укучылары Амалия Андаржанова һәм Ринал Җәмиловка; Шилнәбаш мәктәбе укучысы Тимур Атамановка; Сәмәкәй мәктәбе укучысы Рамина Хаҗиевага; Комсомолец мәктәбе укучысы Самира Галиуллинага; Калмаш мәктәбе укучысы Гөлназ Борһановаларга Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Халык шагыйренә – милләтебезнең йөз аклыгы булган Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чара тематикасы ягыннан бай һәм эчтәлекле итеп үткәрелүе белән халык күңеленә хуш килде.

Бәйрәм чарасы, һәр вакыттагыча, Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Район администрациясе вәкилләре, килгән ку наклар «Г.Тукай исемен дәге» ял паркында гы Тукай һәйкәленә чә чәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев