Якты юл
  • Рус Тат
  • Туган якның тугры кошлары без

    Кыш - мәдәни чараларга бай чор. Бәйрәм концертлары, төрледән-төрле тамашалар, иҗат кичләре, саный китсәң күп алар. Әле күптән түгел генә безнең Яңа поселогында шундый матур чараларның берсе - җирле шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең шәрефле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе узды.

    Талгын гына агылган моңына ияреп, китапханә мөдире Ландыш Шәрәпова Рәзинә ханымның «Туган якның тугры кошлары без» - шигыреннән өзек укып җибәрә. Әлеге юлларда шагыйрәнең, туган якка мәхәббәте, кадер-хөрмәте чагылган.
    Өзектән соң кичәне ачып җибәргән Яңа поселогының «Чишмә» фольклор коллективы да шул юлларның дәвамы сыман тоелды. Зөфәк Галләмов һәм Рифкать Абдуллинның баянда сыздырып уйнаулары янә бер авыл урамнарына, туган якның кыр-болыннарына алып чыккан сыман булды.
    Кичәгә килгән кунакларның Рәзинә ханымга да сораулары шактый булып чыкты. Һәркайсы аның иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынды. Шагыйрә исә мөлаем генә елмаеп, аларның һәммәсен шигърият дөньясына алып кереп китте, язган җырларының тарихын сөйләде. Рәзинә Сәетгәрәева белән әңгәмә концерт номерлары белән үрелеп барды. Фәнис Гыйниятовның курайда, Зөфәк Галләмовның баянда уйнаулары тамашачылар күңелендәге иң нечкә кылларын чиртте. Рәзинә ханымның иҗатташ дуслары да аның җырларын башкарып, халыкның күңелен күрде. Чаллы шәһәреннән килгән кунак егет - Шамил Фәйрушин башкаруындагы «Күңелем җырдан тора» җырын тамашачылар аеруча җылы каршылады. Шагыйрә сүзләренә язылган, Сәрия Нәбиуллина башкаруындагы җырның клибын карагач, халык янә бер тәэсирләнеп утырды.
    Әлбәттә, кичә бүләкләрсез дә узмады. Яшь каләм ияләре - Яңа поселогы укучылары Рәзинә ханымга матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырдылар. «Кунак ашы - кара-каршы» дигәндәй, Рәзинә Сәетгәрәева да очрашуга буш кул белән килмәгән. Ул залда утыручыларның һәммәсенә китапларын бүләк итте.
    Рәзинә ханым иҗат иткән «Тукай районы гимны» көе ишетелгәч тә, һәммә халык аягүрә басып тыңлады. «Чишмә» фольклор коллективы, кичәне алып баручылар, гомумән, тамашачыларның барчасы да гимнга кушылып җырлады.
    Менә шулай әкрен генә кичәнең тәмамлану минутлары килеп җиткәннен сизми дә калдылар тамашачылар. Алар кайтып китәргә ашыкмыйча беравык озак кына басып, алкышлар бүләк итте. Мондый кичәләр алга таба да булып, безгә рухи азык, ял бирсен иде, дип хат юллаган редакциягә Яңа поселогыннан Нурия Абдуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: