Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган телне саклаучылар

Туган телгә, милләткә хөрмәт тәрбияләү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау максатын күздә тоткан «Батыркай-2019», «Сылукай-2019» бәйгеләре узды. Ул укучы балалар арасында беренче тапкыр мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылды.

Бәйге 1 ноябрьдән үк башланган иде. Укучылар башта үз мәктәпләрендә сынау узды. Иң яхшы дип табылган 16 бала район күләменә чыкты. «Батыркай» булу өчен 7 малай, «Сылукай» өчен 9 кыз көч сынашты. Нәтиҗәләрне чыгарганда катнашучыларның тел белү дәрәҗәсе, дикциясе, җыр, бию, сөйләм осталыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, сәхнә киемнәре исәпкә алынды.
Кечкенә сылулар арасында беренче урынны Круглое Поле мәктәбе укучысы Әминә Шакирова алды. «Тамашачы мәхәббәтен яулаган сылу» дип Калмия мәктәбеннән Эвелина Сәлимова, «Иң сәләтле сылу» дип Мәләкәстән София Самойлова, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән сылу» дип Калмаштан Зәринә Борһанова, «Иң тырыш сылу» дип Теләнче Тамак урта мәктәбеннән Динара Галиева табылды. 
Өлкәннәрдән беренче урынга Комсомолец мәктәбе укучысы Изалия Вәлиуллина лаек булды. «Иң сәләтле сылу» исемен Яңа поселогы мәктәбеннән Диләрә Фазылҗанова, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән сылу» исемен Бикләннән Алинә Мостафина алды. 
Кечкенә батырларга килгәндә, беренче урынга Теләнче Тамак мәктәбеннән Инсаф Фәхриев лаек булды. «Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» Яңа поселогыннан Иршат Ризатдинов, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән батыр» Мәләкәс мәктәбеннән Сөлайман Яхин булды. 
Өлкән батырлар арасында Мусабай Завод мәктәбеннән Айдар Хөсәенов беренче урынны алды. «Иң батыр малай» исеменә Бордыдан Имиль Тимеркәев, «Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» Бәтке мәктәбеннән Камил Арсланов, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән батыр» исеменә Түбән Суыксудан Нияз Таҗетдинов лаек булды.
Финалистларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр Чаллы дельфинариена ике кешелек чакыру билетлары белән бүләкләнде.

Илүсә ӘҮХӘДИЕВА, 
мәктәптән тыш эшләр үзәге педагог-оештыручысы.

Фото Илүсә Әүхәдиева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев