Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап... Татар әбисе оныгына русча эндәшә?!
Җәй уртасы. Без килеп төшкәндә, Н. авылы балалар тавышыннан чыңлап тора иде. Татар саласы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: бизәкле йортларда милли төсмер чагыла, татар нәкышләре капкаларда, тәрәзә йөзлекләрендә... Туктап авыл уртасындагы кибеткә керәбез.
– Ни кирәк, что надо? – дип каршылый безне сатучы, татарчадан урысчага күчеп.
Ул да булмый, ике малай йөгереп керәләр, безне этә-төртә, урысча гына сорап, тиз генә туңдырмалар алып китәләр. Татарстанның татар авылында мондый хәлне күрү гаҗәп түгел-түгелен.
– Менә шулай, шәһәрдән каникулга кайткан балалар болар, бер дә аптырамагыз, – ди сатучы. Аның белән гәпләшергә уңайлы форсат чыгуга сөенеп, әңгәмәбезне корып җибәрәбез.
– Алар татар балаларыдыр бит?
– Шул үзебезнең авылдан киткәннәрнең балалары, оныклары бит инде алар. Юкса барысының да ата-аналары татарлар...
– Мондый хәл бер сезнең авылда гына түгел бит.
– Түгел, җәй көне авыл гел урыс теленә күчә. Бу шәһәр татар балаларының күбесе татарча бер-ике сүз белү түгел, татарчаны бөтенләй аңламый.
Без сөйләшкән арада кибеткә ике кыз бала иярткән бер әби килеп керде. Кызлары урысча сөйләшә, әби дә аларга ияреп урысча маташтыра:
– Кәнфитне күп кушат нилзя, тешләрегез болит будет, – ди ул.
Без инде оныклары белән урысчаны вата-җимерә сөйләшкән олы кешеләрне күргән булгач гаҗәпләнмәдек.
– Әби, татар балаларымы соң болар?
– Кызымныкылар, ялга кайттылар.
– Ә нигә татарча сөйләшмисез, өйрәнерләр дә иде.
– Аңламыйлар бит, мәктәптә урысча укыйлар.
– Татарский трудно учить, нам русский нравится, – ди кызларның берсе.
Имәндә икән чикләвек! Татар теле бетеп бара, аны сакларга кирәк, дибез – бу балаларның әти-әниләре өйдә урысча сөйләшә икән бит.
– Мы дома только по-русски общаемся, – диләр кызлар.
Татар авылында туып-үсеп, татарча белем алган, шәһәргә китеп манкортка әйләнгән кешеләрнең күп булуы хафага сала. Бу – милләтебез фаҗигасе.
Шушы авылны мисалга китерү юкка гына түгел – туган телебезнең шәһәрләрдә югала баруы бер хәл иде, инде авылларда да татар теле телгәләнүгә дучар ителә. Барысына да үзебез гаепле. Әби-бабайлар оныклары белән урысча сөйләшеп маташканнан да хәвефле хәл юктыр. Татарстанның кайсы гына татар авылына барма – шушы ук хәл.
Беркөнне редакциябезгә район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов килеп керде. Мәчет каршында җәйге лагерь оештырып, балаларга сабаклар биргән икән.
– Балаларның күбесе шәһәрдән кайткан балалар иде. Шулкадәр кыен булды, татарчаны бөтенләй аңламаганнар шактый иде. Әле азрак аңлаганнарына нидер аңлатырга була. Үзләре лагерьга килгәннәр, үзләре татарча бернәрсәдә төшенмиләр, әти-әниләре безнең авылныкылар, татарлар.
Җәүдәт хәзрәт кайбер өлкәннәр кебек тел сындырып урысча маташмаган, татарча сөйләгән, татарча белем биргән.
– Авылны урыслаштырып булмый бит инде, – ди ул. – Һәр җәй саен шулай, авыл урысча сөйләшүчеләр белән тула.
Республикабызда 2021 ел юкка гына туган телләр елы дип игълан ителмәгәндер. Татар авылларында куелган урысча күрсәткеч такталар да шактый әле. Кибет яки җәмәгать урыннары исемнәре күбесе урыс телендә.
Туган телне саклау, аны яклау, тормышта киң куллану һәркемнең канында булырга тиеш. Хөрмәтле укучыларыбыз, бу юнәлештә сезнең авылда ниләр эшләнә, кайда татар телен бозып язылган күрсәткечләр бар – безнең «Якты юл» редакциясенә хәбәр итсәгез иде. Фотога төшереп җибәрсәгез дә була. Туган тел ул бер генә, кадерен бел генә!
/ Николай Туганов фотосы.
Тел турында
* Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.
* Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
* Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
* Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
* Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел.
* Тел – ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев