Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган мәктәбем

Мин 49 ел элек Сәмәкәй мәктәбен тәмамладым. Бүген, Укытучылар көне якынлашкан көннәрдә, мин кабат туган мәктәбемдә. Бу уку йортының тарихы бай: никадәр мөгаллимнәр, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрономнар, мал табиблары һәм башка һөнәр ияләре белем юлын шушы уку йортында башлаганнар.

Беренче сыйныфка мин Оргыды мәктәбенең башлангыч мәктәбенә бардым. Бик матур урында, җиләк-җимеш бакчасы эчендә урнашкан иде мәктәбебез. Кызганыч, инде ул бина юк, аның урынына йортлар салдылар. Беренче укытучыбыз Тәслимә апа, Аллаһыга шөкер, бүген исән-сау, матур гына гомер кичерә.
Башлангычтан соң без Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбенә килдек. Безгә анда Басыров Мөзһир абый, Ибраһимов Нәкыйп абый, Ибраһимова Рәсимә апа, Разия апа, Рита апа, Җәмилов Габбас абый белем бирделәр. Интернатта Фәйрүзә апа тәрбияче иде. 
 Сәмәкәйгә безнең белән бергә Сәет, Күгәш авылларыннан да балалар килә иде. Бик дус-тату булып интернатта яшәдек, хәзерге көндә дә бер-беребезнең хәлләрен белеп торабыз.
Бүгенге Сәмәкәй мәктәбен Миргасим Галимҗанов җитәкли. Биредә укытучылар Инзилә Шәмсетдинова, Рамилә Вәлиева, Зөлфия Хәйруллина, Ләйсән Сәгыйтова, Фәридә Галләмова, Венера Ситдыйкова, Гөлүзә Хәмитова, Тәнзилә Нәкипова, Зөһрә Ризванова, Гөлсинә Гәрәйшина, Илназ Гарифуллин хезмәт куя.
Миргасим Галимҗанов мәктәпне 40 елга якын җитәкли. Ул эшләгән чорда, 1995 елда, яңа мәктәп төзелде. Сәмәкәй мәктәбендә укучылар күп булмаса, алар район, республика, хәтта россиякүләм олимпиадаларда катнашалар. Мәктәп директоры да, мөгаллимнәр дә белем бирүдә бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. 

Мәүлет Хисамиев.

Фото Мәүлет Хисамиевтан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X