Туган җирем Югары Байлар
Үтик әле «Чәчкәле»нең Сихри урманыннан. Эзлик балачак эзләрен Бормалы юлларыннан. Р. Мәүҗиев.
Безнең гаилә инде ничә буын Югары Байлар авылында яши. Кайбер китапларда безнең авылга 1890 елларда нигез салынган дигән ялгыш фикер бар. Ләкин Башкортостан Республикасы Милли архивында сакланган 1859 ел өчен Югары Байлар ревизия кенәгәсе бу фикерне кире кага. Шулай ук Иске Байлар авылының 1859 елгы ревизия кенәгәсендә кайбер гаиләләрнең, Оренбург хәрби губернаторының 9499нчы номерлы указы рөхсәте белән, Югары Байлар авылын салуы турында языла. Шулай итеп, авылга нигез салыну елы гына түгел, рәсми көне билгеле – ул 1851 елның 24 октябре.
Иске Байлардан Югары Байлар авылына берничә гаилә күченеп урнашуы мәгълүм. Иске Байлар авылы 1748 елдан билгеле. Сакланган ревизия кенәгәсе буенча, бу авылда 14 ясаклы татар гаиләсе билгеле. Шуларның берничәсе хәзерге Әгерҗе районы Салагыш һәм Варзи авылларыннан, Башкортостан Республикасы Чакмагыш районының Иске Сөрмәт авылларыннан килгәннәр. Бу авылда башкортлар булуы да мөмкин, ләкин башкортлар 5нче (1795-1796) ревизиядән генә санала башалаганга күрә, алдагы ревизияләрдә алар күрсәтелмәгән. Җир ызаннары мәсьәләләрендә авыллар арасында низаглар чыкканга күрә, берничә гаилә Тау Асты Байлар, Кәҗә Байлар, Яңа Усай авылларына нигез салалар. Шул исәптән Югары Байлар авылы да барлыкка килә.
Нигез салынган урында урман була, агачларны кисеп, төпләп, йорт салалар. Авыл инешләрнең югары башына урнашканлыктан, аңа Югары Байлар исеме бирәләр. Халыкның төп кәсебе игенчелек, терлекчелек була. Төпләп әзерләнгән чәчүлек җирләр ат көче, агач сука белән эшкәртелә. Шулай ук арада итек басу, тире иләү, киндер сугу, таш чыгару, кирпеч сугу, арба-чана ясау, чабата, кәрзин үрү, сәүдәгәрлек, тегүчелек белән шөгылләнүчеләр дә була. Авылда 5 кешедә ике катлы йорт була: Вахи, Гайнетдин, Гыйльфанетдин, Ризатдин, Гариф агачтан ике катлы йорт салдыралар.
Метрика кенәгәләре буенча 1896 елда авылда мәчет салына. Аның мулласы Мөхәммәтнәҗип Гыйләҗетдин улы була.
1914 елгы беренче бөтендөнья сугышына авылдан 14 кеше алына. 1919 елгы граҗданнар сугышында безнең авылдан 12 кеше катнаша. 1921 елгы ачлыкта Югары Байлар халкы 600 кешедән 300гә генә кала. Бу вакытта караклык хөкем итә башлый: бай йортларны талый башлыйлар, йортларын яндыралар, сарыкларын урлыйлар.
1929 елның көзендә Югары Байлар авылында коллективлашу башланыла. Барлык авыл халкын мәҗбүриләп колхозга кертәләр.
1931 елның 10 мартында 10 хуҗалыктан «Чәчкәле» колхозы төзелә. Югары Байлар авылын күрше-тирә авыллар һаман да Чәчкәле дип йөртәләр.1932 елда шактый төзелеш эшләре алып барыла: 60 урынлы сыер абзары, 100 башлы ат сарае җиткерелә. 1950 елларга кадәр хуҗалыкта зур ашлык амбары, 50 урынлы бозау абзары, колхоз идарәсе бинасы, янгын сүндерү оешмасы ихатасы төзелә. 1934 елда клуб салу өчен материаллар әзерлиләр. 1935 елга колхоз, бөтен көчен куеп, клубны төзеп бетерә. Югары Байлар бал җитештерү белән дә танылган. 1933 елда колхоз умарталыгы оештырыла.
1941 елның 21 июнендә авылда гөрләтеп Сабантуй үткәрелә, ә инде 22 июньдә ир-егетләргә чакыру кәгазе килеп җитә. Августның 7сендә, җиде пар ат җигеп, 35 кешене елый-елый сугышка озаталар. Югары Байлар авылыннан Бөек Ватан сугышына барлыгы 120 кеше алына, шуларның яртысы гына исән-сау авылга әйләнеп кайта.
1968 елда су башнясы төзелеп, урамнарга су колонкалары куела. Кирпич сугып, электр станциясе йорты төзелә. Трактор моторы белән эшләүче станция 1964 елда авылга ут бирә. 1993 елда авылда яңа таш мәчет төзелә. Авыл халкы бу изге йортны үз көче белән һәм үз акчасына төзи. 1993 елда яңа клуб, китапханә төзелә башлап, 1996 елның июнь аенда төзелеп бетеп, тантаналы ачу була.
Югары Байлар авылында халык саны: 1897 елда – 425, 1906 елда – 522, 1913 елда – 636, 1920 елда – 676, 1926 елда–– 510, 1938 елда – 611, 1949 елда – 437, 1958 елда – 555, 1970 елда – 553, 1979 елда – 387, 1989 елда 252 кеше. Хәзерге көндә Югары Байлар авылында 268 кеше яши.
Рамил ГАПТРАХМАНОВ.
/ Фото Алина Нигъмәтуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев