Тәрбияле бала – йөз аклыгы
Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахиим. Фәридә Шәрипова утыз елга якын район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач Фәридә ханым күптәнге хыялын тормышка ашырды – Ак мәчеттә гыйлем алды һәм Тукай районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе, мөхтәсибәтнең уку-укыту бүлеге мөдире кебек үтә җаваплы эшне дә җиренә җиткереп алып бара. Фәридә ханым белән районда балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү хакында сөйләшәбез.
– Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Фәридә ханым. Ир хатыны, ана, дәү әни, мөгаллимә-абыстай, остаз, дәгътчы... Бер кеше өлешенә берсеннән-берсе җаваплы вазифалар башкарасыз. Ничек барысына да өлгерәсез?
– Үә галәйкүм әссәләм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Зәрия ханым, хөрмәтле газета укучылар. Аллаһ Тәгалә биргән вакытны исраф итмәү өчен һәр көнне нинди эшләр башкарырга тиешлегемне график буенча бүлеп куям. Мөслимәләр җәмгыяте буенча эшләр башкару өчен район җирлегендәге авылларга, белемемне күтәрү өчен Казанга, Чаллыга барырга кирәк булганда һәрвакыт тормыш иптәшем Айрат руль артына утыра. Бер-беребезне аңлап, эшебезне хөрмәт итеп яшәгәнгә күрә ниятләгән эшләремне башкара алам. Мөслимәләр җәмгыяте белән уку-укыту бүлеге эше бергә үрелеп бара. Балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирү эшендә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, укымышлы имамнар белән киңәшләшәм. Җирлегебездә фикер алышырдай, киңәш бирердәй мөслим-мөслимәләр бар, Аллаһның рәхмәтендә булсыннар. Аллаһ Коръәндә «әл-Мүҗәдәлә» сүрәсенең 11нче аятендә: «Сездән иман китерүчеләрне һәм гыйлем ияләрен Аллаһ Тәгалә дәрәҗәләргә күтәрә» дип гыйлемнең кеше тормышында һәм Ахирәттә тоткан урынын аңлата. Белемебезне күтәрү өчен айга бер тапкыр «Ак мәчет»тә җыелабыз. Мәктәпләр каршында әдәп-әхлак дәресләре бирүче мөгаллимә-абыстайлар балаларга һәм хатын-кызларга төпле белем бирү ниятеннән ел саен бер атна «Ак мәчет»тә гыйлем ала. Өлкән яшьтәге мөслимәләрнең күпчелеге авылларда абыстай вазыйфасын да үти. Барыбыз да җәмәгать эше башкарабыз – түләүләр өмет итмичә. Күңелебез төзек һәм ниятебез дөрес булсын, Аллаһ Тәгалә ярдәм итеп, изгелекләр кылып яшәргә язсын.
– Фәридә ханым, балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирү – җәмгыятебезнең рухи, бәдәни сәламәтлеген кайгырту ул. Бу җаваплы вазыйфаны бары тик мөгаллимәләр генә башкарып чыга алмавы көн кебек ачык.
– Милләтнең яшәеше өчен яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү мөһим. Ризаэддин Фәхреддин: «Баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк. Бала тәрбияләү хатыннарның гаилә эчендәге бурычы гына түгел, ә барлык җәмгыять каршындагы җаваплы бурыч», – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган. Ике ел элек районның мәктәптән тыш эшләр бүлеге раслаган программа буенча атнасына ике тапкыр мәктәпләр каршында «Әдәп-әхлак дәресләре» алып бара башладык, бу эш уңышлы гына бара. Кайбер ата-аналар, әби-бабайлар балалары белән белем алырга киләләр.
Ана – милләт тәрбиячесе. Бала әдәпле-әхлаклы булсын дисә, ана кеше иң элек үзе тәрбияле булырга тиеш. Шуның өчен ата-аналарның балалары белән бер сафта торып гыйлем алулары нәтиҗәле булачак.
Балаларның күңелләренә изгелек орлыгы салу, яхшы тәрбия бирү өчен дәресләрне мавыктыргыч итеп оештырабыз. Балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, темага кагылышлы тормышчан кыйссалар, кызыклы риваятьләр сөйлибез. Йотлыгып тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Бала күңелендә ышаныч булырга тиеш. Ни кызганыч, хәзерге чорда күпчелек балаларда ышану юк. Балачактан матурлыкны күрә белергә өйрәтү дә бик мөһим. «Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?» Бу хакта балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә балаларга сөйлибез. Тирән мәгънәләрне үз эченә алган шушы теманы тагын күп темаларга бүлеп уздырылган дәресләрдә балалар кешеләр арасындагы мөгамәлә, аралашу серләренә төшенә. Күз-колак, кул-аяк, ашау, дәрес, ял, урамда йөрү һәм башка әдәпләргә өйрәнә. Нәрсә ул ярату? Бу тема да балаларны кызыксындыра. Иң элек Аллаһ Тәгаләне, аннары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмне, аннары ата-ананы, туган җирне, туган телне ярату кирәклегенә төшендерәбез. Телебезне, милләтебезне саклау һәр кешенең изге бурычы булуын да үтемле итеп аңлатабыз. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Рум» сүрәсенең 22нче аятендә: «Җир үә күкләрнең төзелеше, үә телләрегез, үә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр», ди.
Бала кече яшьтән динен, туган телен, үз милләтен кадерләргә һәм сакларга өйрәнсен. Аның өчен ярату кирәк. Бала күңелен шушы сыйфатлар белән баетуда мәдрәсәдә остазлар биргән гыйлем, галимнәрнең вәгазь-нәсыйхәтләре ярдәм итә.
Абруйлы дин белгече, галим, журналист Ризаэддин бине Фәхреддин хәзрәтләре мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын җентекләп өйрәнгән. Аның гаилә тәрбиясенә, халкыбызны әхлаклы итүгә багышланган: «Гаилә», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Балаларга үгет-нәсыйхәт» исемле китаплары эшебездә төп кулланма. ТР Фәннәр Академиясе «Исламны өйрәнү үзәге», ҮДО – ТР мөселманнарының диния нәзарәте «Казан нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсе нәшер иткән «Ислам әхлагы һәм әдәпләре» исемле китап (төзүчесе Камил Хәмзә улы Вәлиуллин) мөгаллимә-абыстайлар өчен зур ярдәмлек. Гомумән, алда санап киткән хезмәтләр һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш. Уку-укыту буенча август конференциясендә «Ислам фәннәрен укыту методлары» китабын өләштек. Абруйлы галим, журналист, мәгърифәтче Ризаээдин Фәхреддин: «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән. Ата-ана менә шушы хакыйкатьне белергә һәм сабыйларына яхшы тәрбия бирү өчен барлык яхшы ысулларны файдаланырга тиеш. Бүгенгесе көндә балаңа әдәп-әхлак дәресләре бирүче мөгаллим-мөгаллимәләр бар икән, нигә ул форсаттан файдаланмаска?! Бикләндә Әнисә Ахунова, Күзкәйдә Зөһрә Маннанова авылдашларына әдәп-әхлак тәрбиясе бирү эшендә башкаларга үрнәк.
– Мөгаллимәләрне махсус критерийлар буенча сайлап алдыгызмы?
– Төп критерийлар: әдәп-әхлак дәресләре бирергә ниятләгән кешенең ихластан эшләргә теләге булсын; югары педагогик белеме булган кеше генә бу эшкә алынырга мөмкин; мөгаллимә-абыстайның дини гыйлеме булырга тиеш (башлангыч булса да ярый). Шунысын да искәртәм, безгә хезмәт хакы түләнми. Беренче елны 80 бала, ә инде 2020-21 уку елында 12 авылда 120 бала әдәп-әхлак дәресләренә йөрде. Эш-гамәлебезнең нәтиҗәсе сәгате-минуты белән күренми, ниндидер конкурс-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да яуламыйбыз. Без киләчәккә эшлибез. Тәрбияле баладан киләчәктә җәмгыятебезнең асылташлары булырдай шәхесләр үсеп җитәчәк.
– Ике ел әдәп-әхлак дәресләренә йөргән балаларда үзгәреш сизеләме?
– Мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләре укытыла башлагач балаларның тәртибе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Гаиләдә, башка кешеләр белән мөгамәлә кылганда әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаулары беленде. Бу түгәрәкләр ата-аналарга, педагогларга да яхшы тәэсир итте. Кайбер укытучылар намазга басты, Рамазан уразасын тотучылар күбәйде, әлхәмдүлилләһ. Мөгаллимә-абыйстайның шәхси үрнәге зур әһәмияткә ия – аның сүзе белән эше тәңгәл килергә тиеш. Һәр нәрсәне үз урынына куя белү – хикмәтлелек билгесе. Шундый югары дәрәҗәгә ирешү өчен үзебезне тәрбияләү өстендә эшләргә тиешбез һәммәбез дә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең холкы күркәм булуын әйткән. Мөселманнар Пәйгамбәребезгә охшарга тырышып яшәргә тиеш. Шуңа да балалар аңы кабул итәрлек хәдисләрне өйрәтәбез, мәгънәсенә төшендерәбез.
Уртак фикергә килеп төзегән эш планыбыз бар, аны уңышлы тормышка ашыру өчен җәмәгать булып оешу кирәк. Балалар – безнең киләчәгебез, аларны әдәпле-әхлаклы итүдә мәчет имамнары, мөгаллимә-абыстайлар, ата-аналар һәм дәү әти, дәү әниләр кулга-кул тотынып эшләргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Тәрбия эшенең иртәсе-киче юк. Без өлкәннәр барыбыз да тәрбияче. Шуңа да иң элек үзебез тәрбияле булыйк, әдәп-әхлагыбызны югары дәрәҗәдә тотыйк.
Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр дип әйтеп калдырган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм.
/ Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев