ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов тукайлыларга лекция укыды
Хакимият бинасында Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләре лекциясе узды. Мондый чаралар Конституциянең 25 еллыгы уңаеннан республиканың һәр район, шәһәрендә үткәрелә. Тукай районында лекцияне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Айнур Галимов үткәрде. Конституция кабул ителү тарихын чагылдырган видеофильм күрсәтелде. Анда республика тормышы өчен үтә дә әһәмиятле булган бу вакыйгада катнашкан шәхесләрнең...
Хакимият бинасында Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләре лекциясе узды. Мондый чаралар Конституциянең 25 еллыгы уңаеннан республиканың һәр район, шәһәрендә үткәрелә.
Тукай районында лекцияне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Айнур Галимов үткәрде. Конституция кабул ителү тарихын чагылдырган видеофильм күрсәтелде. Анда республика тормышы өчен үтә дә әһәмиятле булган бу вакыйгада катнашкан шәхесләрнең фикерләре һәм хатирәләре тәкъдим ителде. 1990 елның 30 августында суверенлык турында Декларация кабул ителде. Нәкъ шушы документ Татарстан Республикасының Конституциясе өчен җирлек була. Халык фикеренә, ихтыяҗларына нигезләнеп, Конституция әзерләнә.
Айнур Газинурович билгеләп үткәнчә, Конституциягә булган фикерләрен чагылдырган халыктан килгән хатлар Милли музейда саклана. Халык үз фикерен шулай ук 1992 елның 21 мартында узган референдумда да ачык белдерә - күпчелек Татарстан бәйсезлеге өчен тавыш бирә. 1992 елның 6 ноябрендә республиканың Югары Советы Татарстанның яңа Конституциясен кабул итә. Тарихи видеоязмаларны карагач, Татарстан Республикасы Конституциясе халык тырышлыгы, теләге һәм көче бәрабәренә төзелгәнлеген тагын бер кат аңлыйсың. Бүгенге көндә Конституция республиканың төп документы булып тора. Нәкъ шушы документ республикага үзен дөнья күләмендә Россиянең тулы хокуклы субъекты итеп танылу мөмкинлеген бирә.
Айнур Галимов лекция барышында Конституциянең җирле үзидарә турындагы бүлегенә аерым тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев