Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелеш тармагында эшләүче иң яхшы муниципаль берәмлекләр һәм оешмалар бүләкләнде

Үткән атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен капиталь төзелеш буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы төзелеш оешмаларына уздырылучы конкурска нәтиҗәләр ясалды. «Төзелеш эшләренең сыйфаты» номинациясендә районыбызның «Камстройфон» җәмгыяте (җитәкчесе Олег Федоров) II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Шулай ук «2014 ел нәтиҗәләре буенча инвестицион күпфатирлы...

Үткән атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен капиталь төзелеш буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы төзелеш оешмаларына уздырылучы конкурска нәтиҗәләр ясалды. «Төзелеш эшләренең сыйфаты» номинациясендә районыбызның «Камстройфон» җәмгыяте (җитәкчесе Олег Федоров) II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Шулай ук «2014 ел нәтиҗәләре буенча инвестицион күпфатирлы торак төзүче һәм торакны куллануга тапшыручы ТРның иң яхшы муниципаль берәмлеге» бәйгесе кысаларында «Кеше башына иң күп кулланылуга тапшырылган гомуми торак мәйданы» номинациясендә Рәсим Асылгәрәев җитәкчелегендәге район башкарма комитеты III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев