Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
Октябрьне тулысынча өлкәннәр ае дип атасаң да ялгыш булмастыр. Чөнки әби-бабайларыбызны олылау, хөрмәтләү чаралары ункөнлеккә генә сыймыйча, ай буе дәвам итә. Безнең редакциягә дә авылларда үткән чаралардан язмалар килү әле дә туктамый. Пандемия шартларында чәй табыннары артына җыю чикләнсә дә, җирлек җитәкчеләре, мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр, изге күңелле иганәчеләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре ветераннарның өйләренә баралар, өлкәннәрне бүләкләр белән сөендерәләр, волонтерлар ялгыз гомер итүче әби-бабайларга йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бүләк бер нәрсә, өлкәннәребез өчен иң мөһиме әнә шул игътибар, онытмаудыр әле, мөгаен.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев хакимияттә үткән киңәшмәдә ункөнлеккә нәтиҗә ясады. Ул түбәндәге чараларга тукталды.
Үткән атна ахырында Шилнәбаш авыл җирлегендә яшәүче 124 ветеранны мәдәният йортына чәй табынына җыйдылар, аларга концерт номерлары күрсәттеләр. Ветераннарның күбесе җитмеш яшьтән өлкән кешеләр иде. Соңыннан бүләкләр дә өләштеләр. Сәмәкәй авыл җирлегендә «Ирек» җитештерү кооперативы Сәет һәм Оргыды авыллары ветераннарына капчыклап он өләште. Ә Сәмәкәйнең үзендә һәм Күгәштә өлкәннәрне хөрмәтләүне авыл җирлеге оештырды. Түбән Суыксуда «Сәхәпов Р.Х.» шәхси предприятиесе һәм «Ханова Р.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәме белән 249 пенсионерга азык-төлек җыелмалары тапшырылды һәм олыларны чәй белән сыйладылар. Борды авыл җирлегендә дә өлкәннәр декадасы киң колач белән үткәрелде. Авыл җирлеге бюджеты һәм эшмәкәр Виталий Касакин матди ярдәме белән өлкәннәрне чәй табынына җыйдылар, мәдәни чаралар үткәрделәр. Бордыбаш авылында 62 пенсионерга 10ар килограмм шикәр комы өләштеләр. Бу эштә «Гәрәев И.А.», «Закиров А.Н.» крестьян- фермер хуҗалыклары булышты. Шулай ук Борды һәм Җәйләү авылы өлкәннәренә район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин ит ризыклары җыелмалары бүләк итте.
Кыскасы, һәр авыл җирлегендә олы яшьтәге кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтелде. Оешма-предприятиеләр дә игелекле чаралардан читә калмады. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 247 ветеранны котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Декада барышында район үзәк дәваханәсе табиблары һәм авыл фельдшерлары урын өстендә яткан өлкәннәрнең өйләренә барып медицина ярдәме күрсәттеләр. 328 ветеранга бушлай дарулар һәм дәва бирелде.
Пенсия фонды хезмәткәрләре, табиблар, социаль хезмәткәрләр 23 авыл җирлегендә «түгәрәк өстәл»ләр оештырып, өлкәннәрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Район башлыгы Фаил Камаев Бәтке авылында ветераннар советы активы белән очрашты. Гозерләрен тыңлады. Өлкәннәрнең өенә барып котлады, бүләкләр бирде.
«Көзге шәфкатлелек атнасы» акциясе кысаларында районның дүрт авыл җирлегендә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла, алар әле ай ахырына кадәр эшләячәк.
Өлкәннәр хөрмәтләү чараларында «Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысовка, «Эссен Продакшен АГ» җәмгыяте генераль директоры Леонид Барышевка, район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин аерата зур иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Мирһади Разов.
Җырладык та, биедек тә
Бәйрәм декадасын тагын да күңеллерәк, истәлеклерәк итү өчен Иске Дөреш авыл җирлегенә караган Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Октябрь Бүләк, Җикәнле Күл, Салих Тукай авылларында яшәүче, яше 70тән узган өлкән буын вәкилләренә авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков җитәкчелегендә күчтәнәч пакетлар таратылды. Ә инде 4 октябрь көнне Иске Дөреш авыл клубында хөрмәтле укытучылар, әби-бабайларыбыз өчен чәй өстәле әзерләнде. Авыл җирлеге, клуб, китапханә, ветераннар советы хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ашлар, күпереп пешкән камырлардан тыш, һәр кунагыбыз үз күчтәнәчләре белән табыннарыбызны сыгылмалы итте.
Бәйрәмебез җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Люция апа, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәүзия Хәйдәровна, башлангыч мәктәп укытучысы Навбахор Рәсүлевнаның моңлы җырлары үткәннәрне сагынып искә төшерсә, Рафаэль абыйның дәртле гармун көе янәдән яшьлеккә алып кайтты. «Рәхәтләнеп җырладык та, биедек тә. Рәхмәт оештыручыларга!» – дип күтәренке кәеф белән саубуллашты кунакларыбыз.
Чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен өлкәннәребезнең сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәсеннәр иде алар.
Ләйсән Миңнәхмәтова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры.
ФОТО Өлкәннәр Дөреш / Фото Ләйсән Миңнәхмәтовадан алынды.
«Гомернең алтын көзе»
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 30 сентябрьдә, Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе ашханәсендә «Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева өлкәннәргә ихлас котлау сүзләрен ирештерде, аларга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән яшәүләрен теләде.
Мул табынлы өстәл артында утыручы өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Клара Габделхакова, мәктәп директоры Лилия Вилданова, балалар бакчасы мөдире Эльвира Нуртдинова да котлады. Урта мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары бәйрәм сәламнәрен матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр аша өлкәннәргә җиткерделәр. Һәр бәйрәмдә көтеп алынган, күп төрле уен коралларында уйнаучы җор сүзле авылдашыбыз Илмир Ямалов бәйрәмебез кунакларын җырлатты да, биетте дә, шаян сүзләре белән күңелләрен тагын да күтәрде. Моңлы тавышлы авылдашларыбыз гармунга кушылып үзләренең дәртле җырларын өлкәннәребезгә бүләк иттеләр.
Ташкичү авылында да 1 октябрьдә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм мул табынлы өстәл артында, матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр тыңлап, бик күңелле узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева котлау сүзләрен җиткерде, өлкәннәрнең сорауларын, фикерләрен тыңлады. Бәйрәмгә җыелган өлкәннәр китапханәче тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар, «Авылым елъязмасы» дип исемләнгән фотоальбомны кызыксынып карадылар, өйләренә китаплар яздырдылар. Кичәне клуб мөдире Айсылу Зарипова эчтәлекле сценарий буенча эзлекле итеп алып барды. Бәйрәм, өлкән буын апалар үзләре, мәктәп укучылары Диләрә белән Алинә башкаруындагы дәртле җырлар, шигырьләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Табын артында өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңартып, рәхәтләнеп сөйләштеләр, изге теләкләрен юлладылар.
Гөлшат Салихова, Мусабай-Завод авыл китапханәсе мөдире.
Өлкәннәр Мусзавод / Фото Гөлшат Салиховадан алынды.
Бүләккә – шикәр комы
Мерәс авылында Өлкәннәр көне авыл клубында үткәрелде. Клуб мөдире Илнара Харисова кул осталарының эшләреннән бик матур күргәзмә оештырган иде. Анда Фәридә Әшрәфуллинаның, Ильмира Гайсинаның, Рәсимә Юнысованың, Гөлшат Нуртдинованың эшләре бар иде. Сәйдәшев исемендәге хужалык мул өстәл әзерләтте. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
Икенче көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык һәрбер өлкән кешегә 10ар килограмм шикәр комы бүләк итте. Олы кешеләрне хөрмәтләгән, шундый изге эшләрне оештырган һәркемгә рәхмәт.
Фәридә Әшрәфуллина, хезмәт ветераны.
Өлкәннәр Мерәс / Фото Фәридә Әшрәфуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев