Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышта кирәге чыгар

Бу елны президентыбыз эшче һөнәрләре елы дип игълан итте. Чыннан да, эшче куллардан башка илне ныгытып булмый. Ә һөнәргә бала чактан ук өйрәтергә кирәк.

Шулай уйладым да, китапханәгә балаларны чакырып, «Тормышта кирәге чыгар» дигән темага әңгәмә үткәрергә ниятләдем. Көнкүрештә кулланыла торган нинди электр җайланмалары бар, барысын да өстәлгә тезеп, үзенә бертөрле күргәзмә-дәрес үткәрүне планлаштырдым. Ул көткәндәгедән дә тәэсирле булып чыкты.
Балаларны, яшьләренә карап, ике төркемгә бүлдем. Консультант итеп электр приборларын яхшы белүче укытучы Владимир Карповны чакырдым. Ул башта электрның тормышыбызда нинди зур роль уйнавы турында сөйләде. Авыл хуҗалыгында, көнкүрештә кулланыла торган электр җиһазлары белән җентекләп таныштырды. Балаларның күбесе бу җиһазларны танып беләләр, алар белән эшләп тә караганнары бар. Шулай да сораулар да күп булды, приборларны эшләтеп тә карадылар. Бер үк вакытта саклык чаралары, энергияне азрак тоту юллары турында әңгәмә дә алып барылды. 
Чараны әзерләгәндә балалар эшче һөнәрләре турында ныклап кызыксынырлар дип уйламаган идем. Көнкүреш приборларыннан сүз акрын гына авыл җирендәге эшче һөнәрләр, әти-әниләре башкара торган хезмәт темасына күчте. Мондый эшлекле күргәзмә-дәрес, әңгәмә барышы балалар күңеленә хуш килде.

Тәнзилә Шәйхнурова, 
Күзкәй авылы китапханәчесе.

Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев