Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төмән татарлары “Искиткеч әби” бәйгесе оештырган

Әбиләр балан, мүк җиләге бәлеше, кош теле, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналар, бәйләнгән оекбаш-биялиләр алып килгән. Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә "Искиткеч әби" бәйгесе узган. "Әбиләр дүрт номинация буенча ярышып, үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән Мөслимә Сулагаева балан һәм мүк...

Әбиләр балан, мүк җиләге бәлеше, кош теле, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналар, бәйләнгән оекбаш-биялиләр алып килгән.

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә "Искиткеч әби" бәйгесе узган.

"Әбиләр дүрт номинация буенча ярышып, үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән Мөслимә Сулагаева балан һәм мүк җиләге бәлеше, кечкенә ыргак белән бәйләгән өстәл җәймәләре, чигүле сөлгеләр, Мөнирә Җамалетдинова күптермә, кош теле, җиләк бәлеше, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналарын, ә Равилә Ешмөхәнбәтова төче бәлеш, бәйләнгән оекбаш-биялиләр, салфеткаларын тәкъдим иттеләр. Әле алар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр", диелә әлеге хәбәрдә.

Чара Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә фаҗигале һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган.

Бәйгене Зөлфинә Минебаева алып барган. Жюри рәисе филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әгъзалары җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, "Яңарыш" газетасы журналисты Рәүфә Кангазина булган.

Ярышта катнашучыларга "Уңган әби", "Иң сәләтле әби", "Иң ягымлы әби" исемнәре һәм бүләкләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев