Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төмән сабантуен гөрләтеп кайттык!

Краснодар өлкәсе , Туапсе районы Новомихайловский бистәсендә узган “Солнечное море” Халыкара конкурстан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы данын яклап дәрәҗәле лауреат исемен алып чыгыш ясап кайтуыбыз булды, 28 июль көнне Тюмень якларына сәфәргә кузгалдык, бу юлы региональ Сабантуе үткәрергә. Юл озын, әмма Гармуннарда уйнап- җырлап озын юл кыскарган кебек тә тоелды. Тукай муниципаль районы Республикабыз данын яклап чыгыш ясады бу сабантуйда. Бик тә үзенчәлекле итеп “ татар утары” урнаштырылган иде, райондашларыбыз бик нык тырышлык белән әзерләнгәннәр бу бәйрәмгә!

Искиткеч итеп төзелгән экспозицияләр яныннан һич китәсе дә килми,
тимерче Валиев Рафаэль хәтта тимердән кыздырып “роза” чәчәген дә
ясаган! Афәрин! Бу чәчәкне ул үз куллары белән Тюмень шәһәре
башлыгы Руслан Кухарукка да бүләк итте. Әнә читтәрәк “умартачы”
Алмаз, чалгы чүкүче Айрат, кул тегермәнендә он ясап утыручы Светлан,
чабаталар урүче һәм мунчалалар ясап утыручы Сәетнур абый, аның
артында гына икезәкләр Ильнур белән Ильмир себерке бәйлиләр. Ә
икенче якта төрле милли киемнәр, сувенир продукция сатучы кызлар
Рахматулина Алсу ( “Рәхмәт” кибете), читекләр , кәвешләр чигүчеләр
Хакимуллина Ләйсән, Вазетдинова Айгөлләр (“Ханбикә” студиясе), аннан
Хуснуллина Гөлназ крестьян-фермер хуҗалыгы продукцияләре, Тукай
районы китапхәнәчеләре әзерләгән мул чәй табыны күзләрне
камаштыра! Бераз читтәрәк кул эшләре осталары Ханнанова Эльмира,
Фатихова Рәфидә, Сахибҗанова Ләйсирә, һәм агач эшәләнмәләре белән
Гөлнур Шәйхуллиналар. “Татар утарында” районыбызның күренекле
гармунчылары Нәзир, Назыйм, Фидаиллар матур көйләр уйнап- җырлап
торалар, тирәләрендә районыбызның мәдәният йортлары кызлары
җырлап-биеп килгән тамашачыны куандырып торалар.
Ә инде аннан соң артистларыбыз олы сәхнәгә Гөлназ Зарипова һәм
Калмаш егете Айрат алып барган концертта да чыгыш ясадылар.
Бәйрәм барышында тюменьлылар килеп безнең һәрберебезгә олы
рәхмәтләрен ирештерүләре, “Татарлар- һәрчак булдыра!”, “Күңелләрнең
иң нечкә кылларын кузгаттыгыз җырларыгыз белән!” - диюләре бигрәк
тә сөендерде безне. Бу сәфәрдә бәйрәмнең яхшы чыгуы өчен ,
һәрберебез өчен кайгырып йөргән районыбыз башлыгы Фаиль Мисбах
улы Камаевка, шулай ук район җитәкчелегенә, мәдәният бүлеге
җитәкчеләренә һәм һәрбер катнашучыга олы рәхмәтләребезне
җиткерәбез.

Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев