Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән Круглое Поле халкы бар уңайлыклары булган паркта ял итә башлаячак

Шәһәрдән ун километр гына читтә урнашкан Круглое Поле поселогында бүген өч мең ярымнан артык кеше яши. Халык саны елдан-ел арта бара, шәхси хуҗалыклар да күбәя, тиздән яңа өч зона барлыкка киләчәк. Әлбәттә, мондый эре җирлектә халыкка культуралы ял итү урыны да кирәк. Шул максатны күздә тотып, әле бик күптән түгел...

Парк территорияләрдә ял итү урыннары булдыру һәм төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында төзелә. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә белдерүләренчә, төзелешкә республика 9 млн 912 мең сум акча бүлеп бирә. Шулай ук район бюджетыннан табигатьне саклау чаралары кысаларында 4 млн 879 мең сум акча юнәлтелә.

Круглое Поледа парк төзү моннан өч ел элек үк башланган иде. Поселокка кергәч тә сул якта урнашкан ике гектар мәйданлы участок бүленеп, койма белән әйләндереп алынды, әкренләп ул тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды.

Парк төзелеше урынында берничә мәртәбә булып, газетада аның барышы хакында мәгълүмат биргән идек инде. Бу юлы объектка район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге эшче комиссия составында чыгарга туры килде. Без барганда парк буласы территориядә тулы көченә төзелеш эшләре бара иде. Подрядчы оешмасының 25-30лап эшчесе сукмакларга брусчаткалар түшәү белән мәшгульләр иде. Оешманың җитәкчесе Олег Федоровның әйтүенчә, төзекләндерү эшенә алар июнь ахырында керешкәннәр. Беренче эш итеп территорияне тигезләп чыкканнар, дүрт мең кубометр күләмдә туфрак керткәннәр, вак таш салганнар, аннары сукмаклар ясау эшенә керешкәннәр. Без барган көнгә барысы 3200 квадрат метрда брусчаткалар салынган иде. Әле башкарасы эшләр байтак. Тротуарларны ясап бетерәсе, тагын туфрак кертәсе бар. 80 төптән артык агач үсентесе утырту планлаштырыла. Шулай ук 80нән артык эскәмия, шул ук санда урналар кую күздә тотыла. Территорияне яктырту өчен бер километр озынлыкта электр кабельләре сузасы, яктырту мачталары урнаштырасы бар. Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә паркта ял итү өчен уңайлылыклар тудырылачак. Парк эчендә балаларга уен мәйданчыгы да кую ниятләнә. Аны эшләргә тиешле подрядчы оешма билгеләнгән инде. Тиздән анда да эш башланачак. Круглое Поленың тимер юлчылар поселогы икәнен истә тотып, парк эчендә ачык һавада тимер юлчылар музее да куелачак.

«Иң мөһиме - паркны поселок халкы үз итсен, ял итүчеләр анда һәрвакыт булып торсын, объект халыкка файдага хезмәт итсен», - дигән фикерне уздырдылар эшче комиссия вәкилләре. Әлбәттә, ул беренче көннән үк халыкны күпләп җыяр дип әйтеп булмый, ләкин парк гаилә белән культуралы ял итү урыны булсын өчен барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйлап эшләргә кирәклеге ассызыкланды сөйләшүдә.

Тимер юлда эшләүчеләргә уңайрак булсын өчен, полиция пункты, мәчет яны аша үтеп, сәнәгать зонасыннан торак зонага кадәр тротуар салыначак. Анда шулай ук брусчатка түшәү планлаштырыла. Әлеге тротуар парк аша үтәчәк. Тагын бер яңалык: парк янындагы территориядә тиздән сәүдә үзәге дә барлыкка киләчәк. Анда кафе да төзелер дип уйланыла.

Киләчәктә Сабантуй, Яңа ел, Тимер юлчылар көне, Яшьләр көне кебек зур бәйрәмнәр, гомумән, поселоктагы күп мәдәни чаралар шушында узар дип көтелә.

Парктагы төзелеш эшләрен республика көненә йомгаклау, объектны бәйрәм алдыннан тантаналы төстә ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү парклар һәм скверлар елы