Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тилчә тарала. Күрше республика чиге контрольгә алынды, машиналар тикшерелә

5 октябрь Башкортстан Республикасының Туймазы районында лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә тилчә (ящур) дип аталган йогышлы чир ачыкланды. Бу вирус берничә авылда, эре һәм вак мөгезле терлектә табыла. Башкортстанда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителә. Шул сәбәпле, Башкортстанда һәм аның белән чиктәш Татарстан районнарында карантин чаралары үткәрелә, чикләүләр кертелде. Мәсәлән, Актаныш районында...

Соңгы тапкыр Тукай районында тилчә чире 1955 елны булган. Малларның йогышлы вирус чирләре арасында тилчә чире аеруча куркынычлардан санала, ул кешегә дә йогарга мөмкин. Инфекция таралуга киртә куяр өчен, зоогигиена нормаларын һәм малларны асрау кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт. Мал асраган, малга әзерләгән азыкны саклау урыннарында дезинфекция үткәрергә, даими рәвештә дератизация һәм дезинсекцияләп торырга кирәк. Кайдан килгәне билгеле булмаган малларны һәм азык-төлекне сатып алмаска. Малларны сатып алган очракта, аларны ветеринария участок пунктларында теркәргә, көтүлеккә чыгарганчы карантинда тотарга кирәк. Мал суяр алдыннан ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә онытмагыз, итне сатуга алып киткәнче, тиешле экспертизаларны үткәрегез.

Тилчә чире авыру маллардан алган азык-төлек аша, асраган урында калган печән, салам, су аркылы тарала. Моннан тыш, вирус кеше аяк һәм өс киеме, транспорт аша да таралырга мөмкин. Инфекцияләнгән җир балчыгы, мал азыгы калдыклары җил белән берничә километрга таралу куркынычы да бар.

Тышкы мохиттагы түбән температура, югары дымлылык вирус таралу өчен уңай шартлар тудыра. Тилчә чире терлекчелеккә зур зыян китерә. Игътибарлы булыгыз!

Фото с сайта mobile.reuters.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев