Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тилчә авыруын булдырмас өчен профилактик чаралар күрү мөһим

Газетаның үткән санында күрше Башкортстан Республикасында тилчә (ящур) вирусы табылганы турында язган идек. Тилчә - ул терлекләрнең, күпчелек очракта мөгезле эре терлек, кәҗә, дуңгызларның йогышлы авыруы. Аның төп билгеләре: бизгәк тоту (лихорадка), малларның авыз тирәсендәге лайлалы тышчаларында һәм тояк янындагы тиредә кабарчыклы тимгелләр барлыкка килүе. ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш...

Газетаның үткән санында күрше Башкортстан Республикасында тилчә (ящур) вирусы табылганы турында язган идек. Тилчә - ул терлекләрнең, күпчелек очракта мөгезле эре терлек, кәҗә, дуңгызларның йогышлы авыруы. Аның төп билгеләре: бизгәк тоту (лихорадка), малларның авыз тирәсендәге лайлалы тышчаларында һәм тояк янындагы тиредә кабарчыклы тимгелләр барлыкка килүе.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы Александр Литвинов хәбәр итүенчә, тилчә вирусы йоктырган хайваннарны үтерәләр һәм түшкәләрен яндыралар. Бу инфекция таралмасын өчен эшләнә. Шулай ук авыру малларның барлык калдыклары, шул исәптән, азыклары да яндырыла. Абзар-куралар яхшылап дезинфекцияләнә. Вирус табылган җирлектә карантин чаралар үткәрелә, хуҗасыз этләр һәм песиләр юк ителә. Профилактик чаралар үтү мөһим: сөтне кулланыр алдыннан биш минуттан да ким булмаган вакыт кайнатырга, шәхси саклану чаралары турында онытмаска, авыру яки шикле терлекләр белән эш иткәндә перчаткалар киергә, эш беткәч, кулларны дезинфекцияләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев