Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниемнең һөнәре

Кнәз мәдәният йортында, эшче һөнәрләр елына багышлап, «Әти-әниемнең һөнәре» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үтте. Бәйгене оештыручылар балаларны бүгенге заман һөнәрләре белән таныштырдылар, хезмәтнең бу тормышта никадәр мөһим булуы турында әңгәмә алып бардылар, теге яки бу һөнәргә ия булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеге хакында сөйләделәр.

Конкурста 12 бала катнашты. Аларның рәсемнәренә уй-фикерләре, хисләре салынган иде. Күпчелегенә рәсемнәр ясау өчен әти-әнисенең эш урынына сәяхәт кылырга да туры килгән. Бу бәйге балаларда әти-әниләренең хезмәтенә хөрмәт тудырды, төрле һөнәрләргә кызыксыну уятты. Ахырдан жюри һәр эшкә бәя бирде, барлык катнашучылар грамоталарга ия булды. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Кнәз мәдәният йорты директоры.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев