Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылык очракларыннан саклану өчен һәркем уяу булырга тиеш

Террордан саклану чараларын көчәйтү максатында хәтта китапханәләрне дә тикшерәләр. Әлеге эш аларда федераль исемлеккә кергән экстремистик эчтәлекле әдәбиятның булмавына инану өчен башкарыла. Ел башыннан районда эчке эшләр хезмәте тарафыннан 35 китапханә тикшерелде, мондый фактлар теркәлмәде, андый әдәбиятны тарату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары ачыкланмады, дип белдерелде дүшәмбе көнне район хакимиятендә террорчылыкка...

Гомумән, һәр объектта сак хезмәтенең ныклыгын, ышанычлылыгын куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән берлектә күздән кичерергә, пропуск һәм контроль-күзәтү режимын көчәйтергә, хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрергә, һәркемне игътибарлы булырга чакырдылар утырышта.

Әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелекне тарту йөзеннән районда халык дружиналары оештырылуын әйтеп үтте комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев. Халыкның җәмәгать тәртибен саклауда катнашу хокукы РФ Конституциясе, федераль законнар һәм актлар белән тәгаенләнгән. Бездә халык дружиналары составында авыл җирлекләреннән 139 кеше булыр дип планлаштырыла. Аларга таныклыклар бирелә башлады инде.

Һәр авыл җирлегендә халыкның күпләп җыела торган урыннары ачыкланган. Андыйлар район буенча 104 дип табылган. Террорга каршы көрәш комиссиясе аларның 8ендә террор куркынычын аеруча зур дип билгеләгән. Болар барысы да эре оешма-предприятиеләр.

Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан экстремизмга каршы тору юнәлешендә үткәрелә торган чараларга бүлекнең полиция башлыгы урынбасары Руслан Гыймадиев тукталды. Ул мәчет имамнары белән очрашулар үткәрелүен, исламның традицион булмаган формаларын кабул иткән гражданнарны ачыклау буенча, Яр Чаллы федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә, формаль булмаган яшьләр оешмаларын ачыклау буенча эш алып барылуын һәм террорчылыкка каршы башка шундый чаралар үткәрелүен әйтеп үтте.

Шартлаткыч матдәләр куркынычы булган көнкүреш товарларын сатучы кибетләрнең хуҗаларына шикле товарлар керү очраклары турында полиция бүлегенә хәбәр итәргә кушылган. Бездә мондый төр продукция белән сәүдә итүче 26 кибет эшли.

Полиция башлыгы урынбасары мигрантлар мәсьәләсенә аерым тукталды. 2015 ел башыннан район территориясендә 1540 чит ил гражданы исәпкә куелган, алар арасында беренче тапкыр районга килүчеләр 1370 кеше. Миграция турындагы законнарны бозу белән бәйле 166 беркетмә төзелгән. 1370 кешенең барысының да Интерпол, Эчке эшләр юнәлеше буенча экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә кагылышы тикшерелгән, мондый җинаятьләрдә катнашучылар ачыкланмаган. Узган ел барышында чит ил гражданнарының хокук бозу очраклары теркәлмәгән, ләкин быел Үзбәкстаннан күчеп килгән бер кешегә карата башка берәүнең сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен җинаять эше кузгатылган.

Дөньякүләм практикадан күренгәнчә, террорчылык актлары алдан планлаштырылып эшләнә. Күпчелек очракта корал да, шартлаткыч матдәләр дә яшерен шартларда, «идән астында» ясала һәм алар урынга алдан китерелә.

Шуңа күрә фатирларда, йортларда вакытлыча яшәүчеләргә, алар янына килеп йөрүче шикле кешеләргә юлыгасыз икән, бу турыда эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез, диелде утырышта. Торак йортларның техник биналары, подваллар күз уңыннан читкә китмәскә тиеш. Торак секторлардагы гомуми куллану урыннарына нинди дә булса шикле әйберләр, капчыклар, тартмалар, сыек һәм таралучан матдәләр тутырылган савытлар бушатканны күрсәгез дә, бу турыда һичкичекмәстән, хокук саклау органына хәбәр бирү сорала, дип искәртелде комиссия утырышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев