Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Территорияне төзекләндерүдә һәр тукайлы ландшафт дизайны буенча үз сәләтен күрсәтә ала

Районда 1 апрельдән территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту ике айлыгы башлана. Территорияне төзекләндерү аны чистарту гына түгел, халыкның көндәлек тормышы һәм ялы өчен уңай шартлар тудыру да, дип белдерде районның баш архитекторы Владимир Писарев хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә. Бу - яңа яшел газон, агачлар, чәчәк клумбасы булырга мөмкин. Автомобиль...

Районда 1 апрельдән территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту ике айлыгы башлана. Территорияне төзекләндерү аны чистарту гына түгел, халыкның көндәлек тормышы һәм ялы өчен уңай шартлар тудыру да, дип белдерде районның баш архитекторы Владимир Писарев хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә. Бу - яңа яшел газон, агачлар, чәчәк клумбасы булырга мөмкин. Автомобиль хуҗаларының күпфатирлы йортларның ишегалларында уңайлы машина кую урыннары, яшь гаиләләрнең - балалар мәйданчыклары, пенсионерларның сөйләшеп утырырга җайлы урын булдырасы килә. Районда яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү проекты буенча документлар әзерләнә һәм төзекләндерүнең концепциясе эшләнә. Территорияне декоратив элементлар белән әйләндереп алу, тротуарларны эшләү, ял зоналары ясау, спорт һәм уен мәйданчыклары, машина кую урыннары төзү, төрле типтагы сулыклар эшләү, су сибү, яктырту системаларын көйләү һ. б. буенча райондашлар үз тәкъдимнәрен җиткерә алалар. Ягъни алар ландшафт рәссамы яки дизайнер сәләтләрен күрсәтә алалар, диелде киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев