Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту-семинар үтте

Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә багышлап, узган атнада территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өйрәнү семинары уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э. Гобәйдуллин һәм секретаре Н. Борисова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Ф. Таҗиева алып барды. Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында...

Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә багышлап, узган атнада территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өйрәнү семинары уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э. Гобәйдуллин һәм секретаре Н. Борисова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Ф. Таҗиева алып барды. Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне үз эченә алган иде. һәр сайлаучыга тавыш бирүнең кайсы көнне, кайда узуы турында мәгълүматны җиткерү, аеруча өлкәннәргә һәм инвалидларга барып җитү, сайлау участокларын тиешенчә җиһазлау, алдан тавыш бирүне оештыру, студентлар белән эшләү - болар барысы да участок сайлау комиссияләре әгъзаларының вазифасы, дип ассызыкланды семинарда. «Сайлау кампанияләрендә оештыру эше буенча сезнең районда әлегә проблемалар булганы юк. Бу юлы да аны лаеклы үткәрү, җитди карау мөһим», - дип белдерде Экзам Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев