Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекләрне дәвалауда аның үзе генә белгән алымнары бар

Соңгы елларда ветеринария табибларын авыл җиренә эшкә тарту шактый кыен проблема. Кемдер маллар белән эшләүдән, пычранудан курка, кемдер хезмәт хакы аз булганга укыган һөнәре буенча эшләүне кирәк тапмый. «Ветеринария институтын без дә 32 кеше тәмамлаган идек, бүген икебез генә мал табибы булып эшли», - ди «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең баш ветеринария...

Илле биш яшь - әле гомернең көзенә кермәгән, җәенең бар байлыгын, муллыгын үзенә туплаган чоры. «Мин, чыннан да, бүген бай кеше. Гомерем буе яратып башкарган эшем, матур гаиләм, улым, кызым, киленем, оныгым бар», - ди Илдус Илгиз улы.

Илдус Саба районы Иске Икшермә авылында туып-үскән. Кечкенәдән үк мал табибы булырга хыялланган. «Алты бала үстек. Ихатада күпләп терлек, кош-корт тота идек. Маллар карап, чирәмдә бәбкәләр саклап үстек. Хәтеремдә, 10-12 яшьләр булгандыр, дуңгыз баласына беренче мәртәбә укол кададым. Терелде бит!» - дип сөйли Илдус Илгиз улы. Мәктәпне тәмамлагач, кат-кат уйлап тормый, Казанга ветеринария институтына документларын тапшырып кайта. Уку йортыннан соң Мамадыш районы Җөри авылына ветврач булып китә. Шунда эшләгән чорда студент елларында ук очрашып йөргән кызы Рәмзия белән гаилә коралар. Рәмзия ул вакытта Яр Чаллыда БСМПда эшли торган була. Яшь гаилә Чаллы ягына кайтырга карар итә. Рәмзия ГЭС бистәсендәге стоматология поликлиникасына күчә, Илдус Түбән Суыксу авылына «Коммунизм» колхозына мал табибы булып килә. Ул елларда хуҗалыкта уртача 3300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларга дүрт табиб хезмәт күрсәтә. «Тояк чире бик көчле вакытлар иде, нык көрәшергә туры килде ул авыру белән», - ди бүген Илдус.

Аннары дүрт ел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек бүлеге башлыгы булып эшли. Хезмәт биографиясен «Борды» җитештерү кооперативында җитәкче, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә цех башлыгы вазифасында дәвам итә. 2009 елда белгечне Сарманның «Нөркәй» агрофирмасына юллыйлар. Биредә шулай ук тояк чире, лейкоз бик нык азган була, аның белән көрәшергә тәҗрибәле белгеч кирәк була. Түбән Суыксудан Нөркәйгә 70 километр, юлда гына күпме вакыт үтә. Илдус шулай ике ел йөргәннән соң кабаттан Тукай районына - «Чаллы яшелчәсе»нә әйләнеп кайта. 2010 ел корылыгыннан соң килгән кыш була ул. Азык санаулы булса да, витаминнар кулланырга, җаен табарга тырыша ветеринар. Мал башын киметмиләр хуҗалыкта - 600ләп сыерны саклап калалар.

Бүген предприятиедә 1560 баш мөгезле эре терлек, аларның 600е савым сыерлар. «Елга ике мәртәбә вируслы чирләргә тикшерү үткәрәбез. Ун ел инде хуҗалык сыерларында лейкоз булганы юк. Иң мөһиме - иртә диагностика кирәк», - ди ветеринария табибы.

Мал башын киметмәүдә, терлекләрнең сәламәтлеген саклауда үзенең махсус алымнарын куллана белгеч. Ә сәламәт мал - сыйфатлы сөт һәм сыйфатлы ит дигән сүз. Бу юнәлештә үзеннән күп нәрсә торганын яхшы аңлый ветеринар.

Сәламәтлек саклау эшенә мәхәббәтне балаларында да уята алган Илдус Илгиз улы. Улы Тимур ветеринария академиясен тәмамлап, бүген шәһәрдә ветеринария күзәтчелегендә эшли. Кызы Аида медицина академиясеннән соң интернатура үтә - невролог булачак. Хатыны Рәмзия ханым да лаеклы ялга чыкканчы стоматологиядә шәфкать туташы булып эшләгән.

Илдус Якуповның тырыш хезмәте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының ике Мактау грамотасы, күпләгән башка мактау громоталары һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнгән, 2015 елда белгеч «Татарстан Республикасының атказанган ветеринары» исеменә лаек булган.

«Чаллы яшелчәсе+» җәмгыяте директоры Ришат Хатыйпов та Илдус Якуповны үз эшен яхшы белә, төгәл башкара торган белгеч дип бәяли. Аны шәхсән үзе һәм коллективы исеменнән юбилее белән котлап, хезмәте өчен рәхмәтен җиткерә. Киләчәктә дә сәламәт булып, бергә эшләргә насыйп булсын, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев