Якты юл
  • Рус Тат
  • Терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләү бурычы куелды

    Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чәчүнең уңышлы төгәлләнүе, хәзерге вакытта бар игътибар чәчүлекләрне карап торуга, терлек азыгын әзерләүгә юнәлдерелүе турында сөйләде: - Районда җәмгысы 35 мең гектар сабан культуралары, 9628 гектар азык культуралары, 3017 гектар шикәр чөгендере, 2361 гектар рапс, 3510...

    Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чәчүнең уңышлы төгәлләнүе, хәзерге вакытта бар игътибар чәчүлекләрне карап торуга, терлек азыгын әзерләүгә юнәлдерелүе турында сөйләде:

    - Районда җәмгысы 35 мең гектар сабан культуралары, 9628 гектар азык культуралары, 3017 гектар шикәр чөгендере, 2361 гектар рапс, 3510 гектар кукуруз чәчелде. 395 гектарда - бәрәңге, 163 гектарда яшелчә утыртылды. Әлеге вакытта чәчүлекләрне авырулардан, корткычлардан саклау, көчле яңгырлардан соң урыны белән каткан җирләрне тырмалау эшләре игътибар сорый. Аннан кала, көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - районда терлек азыгын әзерләү эше бара. Бүгенге көндә аның барышы безне канәгатьләндерми. Үткән ел запасларының сай булуы сәбәпле, быел безгә еллык терлек азыгы запасын күбрәк тупларга кирәк. Малның бер шартлы башына көненә 0,5 центнер азык әзерләү мөһим. Үләнне беренче тапкыр чабып алу белән дә сузмаска кирәк. Сабан туена кадәр печәнгә төшкән хуҗалыкларда үләнне икенче тапкыр чабып алу яхшы буласына шик юк, - диде ул.

    фото http://mega-u.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: