Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак күрше авылларны Яшьләр көненә җыйды 

Теләнче Тамак авылы Яшьләр көне Мусабай-Завод, Ташкичү, Иске Дөреш, Яңа Бүләк авылларында яшәүчеләрне җыйды. Әлеге җирлекләрнең мәдәният хезмәткәрләре Шүрәле, Чипполино, Әтәч, клоуннар, чегән кызы образларында бәйрәмгә килүче халыкны каршы алып, биеп, күңел ачып йөрделәр.

Иң элек авыл җирлекләре башлыклары Рамил Нәҗметдинов, Равис Дусадбеков яшьләрне бәйрәм белән котладылар. Аннан төрле мәйданчыкларда бәйрәм чаралары башланды. Теләнче Тамак авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа ысуллар кулланып, рәсем ясау, озын толымлы кызларга чәч үрү мастер-класслары күрсәттеләр.
Теләнче Тамак, Мусабай Завод, Иске Дөреш, Яңа Бүләк авыллары китапханәчеләре заман таләпләренә туры китереп әзерләгән БибZona мәйданчыгында Библио-Квест «PROчтение» интерактив уены, «Волонтёры – это МЫ!» аралашу аланы, «Библио-Квилт» сәламәт яшәү рәвеше буенча фикерләр туплау почмагы яшьләрдә зур кызыксыну уятты.
Бу мәйданчыкка параллель рәвештә яшьләр волейболы башланды. Алар кич буе кызу ярыш алып барды. Хөкемдарлары Сәетнур Шәймәрданов гадел, шул ук вакытта шаян киңәшләре белән уенны кызыклы итте.
Ә инде төп мәйдан уртасында яшьләр күңелле уеннар казанында кайнады. Күрше авыллардан килгән яшьләрнең зирәклеген, тапкырлыгын, көчлелеген Райлә Закирова һәм Рамил Закиров төрле биремнәрдә сынадылар. Аларны күз бәйләп парларын да эзләттеләр, логик яктан да тикшерделәр, армрестлингта, аркан тартышуда да иң-иңнәрне билгеләделәр.
Болар барысы да җыр-биюләр белән үрелеп барды. Нәзир Гыймазетдинов заманча көйләргә кушылып, курайда уйнады, Сөмбел Зарипова, Ләйсән Галиева, Гөлфия Авзалова, Рәмилә Сәгъдиева, Файсал Кәлимуллин дәртле җырлары белән тамашачылар күңелен күрделәр. 
Кич буена балалар өчен зур, төсле батут эшләп, үзенә нәниләрне җәлеп итеп торды, дип яза Теләнче Тамактан Рәмилә Сәгъдиева.

Рәмилә Сәгъдиева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X