Теләнче-Тамак – бай тарихлы авыл
Теләнче-Тамакта авыл тарихына багышлап шәҗәрәләр бәйрәме үтте. Чарага килгән кунакларны татар, башкорт, рус, марый киемнәреннән киенгән кызлар шул халыклар телендә сәламләделәр, бердәм һәм дус-тату яшәүләрен белдерделәр.
Ә кунакчыл кыз һәм егетләр чәй өстәле янында сыйлап тордылар. Теләнче-Тамак хуҗабикәләре пешергән камыр ашларыннан әзерләнгән күргәзмә белән Ләйсән Галиева таныштырды. Ипи, чәкчәк, оста итеп киселгән токмач, өчпочмаклар, гөбәдия, кош телләре һәм башка ризыклар уңганлыклары, матурлыклары белән җәлеп итеп торалар иде.
Тукай районының 45 еллыгына, авыл тарихына бәйле фотосурәтләр, альбомнар, шәҗәрәләр күргәзмәсе бар халыкны таң калдырды.
Бәйрәмне Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачты: «Хәтерне, мирасны саклау, шәҗәрә агачын төзү һәм саклау – татар халкының иң күркәм традицияләренең берсе. Теләнче-Тамак җирлегендә дә тарихны барлау буенча зур эш алып барыла, һәр оешма үзенең эш дәверен барлый, гаиләләрдә зур кызыксыну белән нәсел агачлары төзелә. Ә бит Теләнче-Тамак авылы – бай тарихлы авыл! Буыннар истәлеген саклап, аны киләчәк буынга ничек тапшырырга соң? Нәкъ шушындый чаралар үткәрү – өлкән буын белән яшь буын арасындагы чылбырны өзмичә саклап калырга ярдәм итә», – диде ул.
Авылыбыз Теләнче-Тамак ничек барлыкка килгән соң? Иң әүвәл бирегә башкорт катламына язылган татарлар килеп утырган дип фаразлана. Бәлки шунлыктандыр, Теләнче-Тамак авыл җирлегендә башкорт халык биюен бик яратып биегәннәр. Бу бәйрәмдә дә аны урта мәктәп укучылары зур осталык белән башкардылар.
Авылыбызны таныткан, тамырлары бик тирәнгә киткән атаклы шәхесләр дә бар. Бу – Хәлфиннәр нәселе. Кемнәр алар Хәлфиннәр? Бу якларга ничек килеп чыкканнар? Бу хакта тернәкләндерү интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Йосыпова сөйләде. Хәлфиннәрнең нәсел чылбыры кемнән башланган, дәвамчылары кемнәр булган – лаеклы ялга чыккан китапханәче Гөлнур апа Хаертдинова шулар турында бәян итте, Хәлфиннәр төзегән мәдрәсәдә дәресләрнең ничек узганын күрсәтте.
Авылыбыз тарихын барлаганда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын читләп үтеп булмый. Тумышы белән Казаклар авылыннан булган якташыбыз Нурми Шәриповка, бу сугышта батырлык күрсәткәне өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Чарага килгән аның туганы – Рәмзия ханым Фахртдинова нәселләренең агачы белән таныштырды.
Авылыбызның урта мәктәбе һәм больница тарихы турында кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүматны тамашачыга ветеран-укытучы Даларес Сәйфиева җиткерде.
«Авыл тарихы, һичшиксез, дәлилле, хакыйкатьле булырга тиеш. Авылларның күбесенең үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак – өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгалар. Кайбер язма материалларны да табарга мөмкин. Моның өчен архивларда озак эзләнергә кирәк. Ә аларда меңләгән китап саклана. Үзеңә кирәклесен табу гаять авыр», – диде чарага Яр Чаллыдан махсус кайткан якташыбыз Рубис ага Зарипов. Ул авылдашыбыз Ландыш Фазуллина белән берлектә, авылыбыз тарихын барлап, «Бишегем – Теләнче-Тамак» китабын язды. Рубис ага авылыбызга багышлап, бик күп әсәрләр, шигырьләр, җырлар язган. Сәетнур ага Шәймәрданов гармунын сузып җибәргәч, әлбәттә, Рубис ага көр тавышы белән җыр да башкарды.
Туган як, туган туфрак шулай сагындыра, шигырьләр дә, җырлар да иҗат иттерә икән ул... «Яратам районымны» дип үзе язган шигырен Брилиант ханым Вәлиева зур горурлык белән тамашачыларга ишеттерде. Ләйсән Галиева да, «Туган як» җырын җырлап, кичәне бизәп җибәрде.
Бу бәйрәмдә шулай ук төрле гаиләләрнең нәсел агачлары тәкъдим ителде – Хәлфиннәр, Нурми Шәрипов, Назыйф Арсланов, Хәлил Борһанов, Таңсылу Шәрифуллина, Риназ Калимуллин шәҗәрәләре. Алар арасында игътибарны җәлеп иткәне Таулык авылыннан Азатнур абый Ишморатовның нәсел агачы булгандыр. Агачка карасаң, Азатнур абыйның ерак бабасы Туймәт Таулык авылына нигез салучы икәнен белергә була.
Мәдәният йортының «Иганә» фольклор коллективы үз халкының үткәнең, әби-бабаларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган «Сабантуйга бүләк җыю» күренешен тәкъдим итте.
Рамилә Сәгъдиева, Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире.
/ Фотолар Рамилә Сәгъдиевадан алынды.
Теләнче-Тамак җыры
Галиәхмәт Шаһи сүз.,
Ринат Гобәйдуллин көе
Кайткан чакта сәлам биреп үтәм
Авылдашларымның барсына.
«Исән-сау кайттыңмы, балам», – диеп
Әнкәй чыгар кебек каршыма.
Куш.:
Әй, авылым, Теләнче-Тамак, дип
Исемеңне көн дә кабатлыйм.
Синнән китәргә дә өлгермимен –
Сагына да башлыйм кабат мин.
Синдә сайрый күңел сандугачым,
Синдә басам йөрәк сагышын.
Яшьлек сукмакларын әйләнгәндә,
Ишетәм мин гармун тавышын.
Иганә сулары Минзәләгә
Борма юллар үтеп кушыла.
Гомер үтүләре шулдыр инде –
Таң ата да тагын кич була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев