Тели белсәң – теләк...
Кар ява... Балачак кары... Күптән болай буранлап, мул булып яуганын күргәнем булмагангамы, дөньямны онытып, әкияттәгедәй кар бөртекләре биюен күзәтәм.
Кар ява... Без бәләкәй чакта кар тәбәнәк өйләр күмелерлек итеп ява иде, шаяра-шаяра кар өеменә чумабыз, биек кар көртләрен казып кереп, үзебезгә куышлар, өйләр ясыйбыз. Малайлар «сугышлы» уйныйлар, окоп казыйлар. Карлы сихри дөньядан аерыласыбыз килми, өйдәгеләр безне эзләп чыкмаса, кайчан кайтыр идек икән?
Тирә юньдә аклык-сафлык... Эре кар бөртекләре биткә килеп куналар. Балачак кары.
Кышкы бер көн. Уйный-уйный пәлтәләребез, киез итекләребез бозланып катып бетте, көчкә өйгә кайтып җиттем. Ишекне көч-хәл белән ачуга әнинең: «Карагыз әле моңа», – дигәнен генә ишетеп калдым, бозланып каткан итекләрем, киемнәрем белән өй буйлап шуып китеп, түрдәге өстәлгә килеп бәрелдем. Иртәгә мәктәпкә барасы бит, пәлтәмне, итекләремне көчкә киптереп өлгерделәр.
Кар ява... Балачак кары. Күңел күптән көткән ягымлы, йомшак, җылы булып тоелган газиз кар бөртекләре...
Әнә, елмая-елмая, улым белән киленемнең яраткан укытучысы Илгизә апа килә. Үзе көлә – чишмә челтеримени, үзе сөйли:
– Затиякәем, тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, диләр бит. Бер кызыклы хәл сөйлим әле. Синең сыман шаклар катып, сокланып, тәрәзәдән кар яуганын карап тордым да, чын күңелемнән: «Их, сабый чаклардагы сыман кар диңгезенә чумасы, онытылып ауныйсы иде», – дип хыялландым. Әллә теләк теләдем шунда...
Караңгы төшә башлагач, Наиләләргә кунакка барырга чыктым. Башта кардан, чистартылган юлдан бардым, аннары, юлны якынайтырга теләп, турыдан гына керергә уйладым. Күзлек тә кимәгән идем, тирә-юньдә ап-ак дөнья, юлмы, көртме икәнен дә аңларлык түгел... Ике кулымда скандинавия таяклары, пакет.
Тирән кар көртенә ныклап кереп чумганымны аңлап алганда соң иде инде. Егылдым, баттым, чыга да алмыйм, чәбәләнәм, ярдәм сорыйм. Мине, билгеле инде, ишетүче юк. Якында гына балалар бакчасы, машиналар узгалап тора, балаларын бакчадан алалар, тавышымны ишетмиләр.
Теләгем кабул булды – мин аклык-сафлык дәрьясында дөньямны онытып ауныйм... Хәзер инде исән-сау чыга алсам иде дип телим.
Бик озак аунадым карда. Чистартылган юлга көчкә кире чыгып, Наиләләргә кереп җитә алдым. Иң кызыгы, мин карда чәбәләнгәндә Наиләнең балалары кемдер керә, ишеккә кемдер кага дип, ишекне ачып карыйлар, ләкин берәү дә булмый. Менә, Затиякәем, ышансаң ышан, ышанмасаң юк.
Ышанам, Илгизә апа, шундый бит ул тылсымлы Кыш, сихри, ак кар патшалыгы. Балачак кышы, балачак кары.
Затия Шакирова, пенсиядәге укытучы.
Түбән Суыксу авылы.
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев