Тегү цехы тулысынча янып беткән – янгын сүндерү хезмәте финанслар сорый
Тукай районы башкарма комитетында 2018 елга бюджет проектын кабул итү буенча халык тыңлаулары узды. Үз тәкъдиме белән депутатлар алдында янгын-коткару отряды начальнигы Рөстәм Юмагулов чыгыш ясады. Ул район бюджет проектына үзгәрешләр кертүне сорады. Аерым алганда, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чыгымнарын да бюджетка кертүне тәкъдим итте. - Тукай районы янгын сүндерү...
Тукай районы башкарма комитетында 2018 елга бюджет проектын кабул итү буенча халык тыңлаулары узды. Үз тәкъдиме белән депутатлар алдында янгын-коткару отряды начальнигы Рөстәм Юмагулов чыгыш ясады. Ул район бюджет проектына үзгәрешләр кертүне сорады. Аерым алганда, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чыгымнарын да бюджетка кертүне тәкъдим итте.
- Тукай районы янгын сүндерү эшчәнлеге буенча тискәре яктан искә алына. Җылытылган гаражлар юк, машиналар җитми, булганнары да иске, ремонтларлык түгел. Һәм аз эш хакына машина йөртүче дә табуы гаять кыен. Әгәр машиналар өчен яхшы "бокслар" булса, республикадан яңа машина алу мөмкинлеге дә арта, - диде Рөстәм Наил улы.
Шушы ял көннәрендә районда дүрт янгын чыккан. Шимбә көнне генә дә Новотроицкое авыл җирлегендә ике объект янган. Бигрәк тә аянычлысы - Суровка авылында 1200 квадрат метр мәйданны биләгән тегү цехы тулысынча янып бетә. Рөстәм Юмагулов белдергәнчә, авыл җирлегенең янгын сүндерү машинасы ут чыккан урынга килә алмый.
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев хәбәр иткәнчә, янгын 2 декабрь көнне 13.43 минутта була. Җитештерү бинасы, эчендәге җиһазлар, тукымалар, материаллар белән бергә, тулысынча янып бетә. Цех хуҗасының йорты шунда янәшәдә генә салынган була. Аны янгын сүндерүчеләр саклап кала. Янган бина иминиятләштерелмәгән булган. Ут чыгуның беренче сәбәбе - электр җиһазларын куллану куркынычсызлыгы техник кагыйдәләрен бозу, дип белдерде Артем Асеев газета хәбәрчесенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев