Түбән Суыксуның ял паркына агачлар утыртылды
Түбән Суыксуның ял һәм мәдәният паркы киләсе язга тагын да яшелләнәчәк - биредә 28 төп чыршы агачы утыртылды. Бу изге гамәлне урта мәктәпнең VIII сыйныф укучылары башкарды. Үсентеләр җирлеккә Горзеленхоз оешмасыннан үзара салым акчасына сатып алынды. 50 төп агачның 5есе Югары Суыксу, 5есе - Куады һәм тагын 5есе Яңа Мусабай...
Түбән Суыксуның ял һәм мәдәният паркы киләсе язга тагын да яшелләнәчәк - биредә 28 төп чыршы агачы утыртылды. Бу изге гамәлне урта мәктәпнең VIII сыйныф укучылары башкарды. Үсентеләр җирлеккә Горзеленхоз оешмасыннан үзара салым акчасына сатып алынды. 50 төп агачның 5есе Югары Суыксу, 5есе - Куады һәм тагын 5есе Яңа Мусабай клубы бакчасына, 7се авыл җирлеге бинасы каршысына утыртылды, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Флер Ихсанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев