Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таулык авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды

Таулык авылында төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булып узды. «Таулык авылы чишмәсе» исемен алган бәллүр чишмә, талгын гына челтерәп, кунакларны сәламләде.

Авыл халкын әлеге сөенечле вакыйга белән район башлыгы Васил Хаҗиев, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Фәйрүзә Муллина һәм Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбе директоры Наил Вәлиев тәбрикләде.

- Таулык авылы - чал тарихлы, табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан, үз йөзен югалтмаган, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар авылларының берсе. Монда хезмәт сөючән игенчеләр, булдыклы эшмәкәрләр яши. Җирле артистлар районны, республиканы еракларга таныталар. Гомумән, Теләнче Тамак авыл җирлеген һәм аңа караган авылларны өлге итеп куярлык, - дип әйтте район башлыгы Васил Хаҗиев. - Бу чишмәнең бик күп шатлык-сөенечләр алып килүен, тормышның чишмә суы кебек чиста һәм пакь булуын телим. Авыл яшәсен, ә чишмә кешеләрнең ял итү урыны булсын, - дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы.

- Үзегез белгәнчә, Таулык авылының нәкъ уртасыннан Игәнә елгасы ага. Үзәк урам белән Болын урамын тоташтыручы күперне төзү уе белән күптәннән йөрдек. Бу эшне үзара салым акчасына эшләргә ниятләдек. Авыл халкы әлеге фикеребезне хуплады һәм аны тормышка ашыруда актив катнашты. Төзекләндерү эшенә шушы авылның игелекле улы - үзе дә чишмәне тәртипкә китерү хыялы белән яшәгән Таулык ягулык станциясе җитәкчесе Нияз Маннанов алынды. Аның җитәкчелегендәге хезмәт бригадасы биредә үз эшен башлады һәм кыска гына вакыт эчендә ташландык чишмәгә яңа рух өрде. Шулай ук, ике урамны тоташтырып, елга аша җыйнак кына яңа күпер төзелде. Шушы изге эшне җиренә җиткергән өчен, гел авылы өчен янып-көеп яшәүче Нияз Маннановка, шулай ук төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән Заһир Шәкүровка, эшне тиз тоткан Таһир Мөхәммәтдинов, Өлфәт Габидинов, Назыйм Гыймазетдинов, Нәзир Галимовка һәм авыл егетләре Айдар Шакиров белән Рамил Габидиновка зур рәхмәт, - диде Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.

Менә зарыгып көткән мизгелләр. Иң беренчеләрдән булып, авылның мулласы Якуб хәзрәт чишмә ачылу тантанасы уңаеннан дога кылды, Коръән аятьләре укыды. Ал тасманы район башлыгы Васил Хаҗиев белән бергә авылның иң алдынгы кешеләре - гомер буе механизатор булып эшләгән Равил Шакиров һәм Таһир Мөхәммәтдинов кисте.

- Без бәләкәй чактан ук чишмә суы эчеп үстек. Шуңа күрә дә озын гомерле, сау-сәламәт булдык. Безнең чишмә суы - җанга да, тәнгә дә шифа ул, - дип сөйләде тугызынчы дистәсен ваклап килүче Равил ага Шакиров.

Менә купшы милли киемнәр кигән әбиләр, беренчеләрдән булып, чишмәгә су алырга төшә. Әлеге күркәм әбекәйләр: Нәкыя Гыймазетдинова, Вәсимә Шәмсиева, Шәмсенур Исхакова һәм Рәсимә Әхмәтшина - 53 ел элек Таулык авылына килен булып төшкән, гомер буе авылның терлекчелек тармагында хезмәт куйган мөхтәрәм кешеләре. Көянтәгә аскан бизәкле чиләкләрдәге суны татып карыйсы килә. Чишмә суы чынлап та йомшак, тәмле.

- Шушы изге чишмәбез ничә еллар ташландык хәлдә торды. Таллар, куаклыклар басып бетергән иде үзен. Моңа карамастан, авыл халкы, чүмечләп булса да, чишмә суын эчә иде. Хәзер чишмә икенче сулыш алды. Күрәсезме: ничек матур хәзер биредә. Чишмәгә төшү уңайлы булсын өчен, баскычлар да ясадылар, - дип, шатлыгы белән уртаклашты шушы авылда яшәүче Энҗе Гыймазетдинова.

Ә Таулык авылының үзешчән сәнгать артистлары бәйрәмгә җыелганнарның кәефен күтәрде. Илһамландыручы җырлар, моң бөтен авыл буенча таралды. Чишмә ачу тантанасына җыелган халык рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачты, аралашты. Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты. Бәйрәм мул сыйлы табында - коймагы, балы белән чишмә суыннан кайнатылган чәйне бер­гәләшеп эчү белән дәвам итте. Тормыш бу иртәдә бигрәк тә күңелле иде! «Таулык авылы чишмәсе»нең суы мул аксын, тәнгә сихәт, җанга тынычлык бирсен, шул чишмә моңын тыңлап, хозурланып, тату яшәргә насыйп булсын, дип әйтәсе генә кала.

Шулай ук тантанадан соң район башлыгы Васил Хаҗиев Таулык авыл халкын борчыган мәсьәләләрне тыңлады. Авыл халкы газ торбаларын буяуны, мәдәният йортында ремонт эшләре башкаруны сорады. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов белдерүенчә, авыл халкының гозерләре үтәлә башлаган. Шушы көннәрдә газ торбаларын буяу эшенә тотынганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев