Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» призына лаек булды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында телевизор, цифрлы фотоаппаратлар һәм башка призлар уйнатты. Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз бәхетләрен сынады. Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр Кырым Республикасында яшәүче абунәчеләр дә катнашты. Катнашучылар өчен төп бүләк -...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында телевизор, цифрлы фотоаппаратлар һәм башка призлар уйнатты. Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз бәхетләрен сынады. Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр Кырым Республикасында яшәүче абунәчеләр дә катнашты.

Катнашучылар өчен төп бүләк - телевизордан тыш, өч фотоаппарат, 15 юрган һәм 45 кызыксындыру бүләге каралган иде. Җиңүчеләр «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган абунәчеләр арасында лотерея ярдәмендә билгеләнде.

Безнең районнан җиңүче булып Түбән Суыксудан «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина танылды. Ул кулчатыр белән бүләкләнде.

- «Татмедиа» уздырган бәйгеләрдә мин гел катнашам, кызыксындыру бүләген өченче тапкыр алам. Моңа кадәр сөлге, савытлар җыелмасын откан идем, бу юлы язны якынайтучы бүләк - матур чәчәкләр төшкән кулчатыр булды, мин бик шат. Үзебезнең район газетасын әти-әнием дә беренче саныннан башлап укып баралар, мин дә яңалыкларны белү өчен «Якты юл»га даими язылам. Бәләкәй чагымнан ук безнең өйгә газета-журналлар килеп торгангамы, хәзер дә эштән кайтуга почта тартмасын гел карап торам, басмаларны көтеп алам. «Татмедиа» җәмгыяте чыгарган журналларны да алам, алардагы язмаларны эшемдә кулланам, - дип сөйләде Эльмира Мортазина. Безнең сайтта, социаль челтәрләрдәге рәсми битләрдә чыккан яңалыкларны да укып бара Эльмира Навадир кызы.

- «Якты юл»га язылыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, - ди Эльмира Мортазина. - Бәлки, сезгә дә бәхет елмаер!

Фото Эльмира Мортазина тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев