Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» генераль директоры Андрей Кузьмин Флүр Шафиковка рәхмәтен белдерде

Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» хәйрия акциясе янәдән старт алды. Әлеге акция кысаларында «Күзкәй» ягулык станциясе житәкчесе Флүр Шафиков Күзкәй авылы өлкәннәрен район газетасы «Якты юл»га яздырды. Киләсе 2017 елның беренче яртыеллыгында 110 гаиләгә «Якты юл» газетасы килеп торачак. Әлеге игелекле эше өчен авыл өлкәннәре Флүр Хатыйп улына бик рәхмәтле....

Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» хәйрия акциясе янәдән старт алды. Әлеге акция кысаларында «Күзкәй» ягулык станциясе житәкчесе Флүр Шафиков Күзкәй авылы өлкәннәрен район газетасы «Якты юл»га яздырды. Киләсе 2017 елның беренче яртыеллыгында 110 гаиләгә «Якты юл» газетасы килеп торачак. Әлеге игелекле эше өчен авыл өлкәннәре Флүр Хатыйп улына бик рәхмәтле.

«Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» хәйрия акциясендә актив катнашкан өчен, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминнан Флүр Шафиковка рәхмәт хаты тапшырылды. Хатта мәрхәмәтле, киң күңелле булган, игелекле эштән читтә калмаган өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.

Социаль челтәрләрдә әлеге акция #Подпиширодителей #Подпишиблизких (#Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр) хэштеглары белән бара. Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге акция «ТАТМЕДИА» җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. Аңа республикабызның бик күп танылган шәхесләре, хакимият вәкилләре, җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм теләге булган һәрбер кеше кушыла алды. Әти-әниләр, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, гомумән, мохтаҗ булган кешеләр исеменә подписка рәсмиләштерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев