Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татфондбанк” идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган

Кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән. Казанда "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесендә акча урлау эше буенча тагын ПАО "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Татар-информ" мәгълумат агентлыгының хокук саклау...

Кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән.

Казанда "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесендә акча урлау эше буенча тагын ПАО "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Татар-информ" мәгълумат агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, тоткарланучы - Вадим Мерзляков.

Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре зур күләмдә акча урлауда шикләнелүче "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесе директорын тоткарлаган иделәр. Совет район суды аны 1 ай да 27 көнгә кулга алды.

2017 елның 7 февралендә "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесенең актив операцияләр белән идарә итү башлыгы hәм компаниенең клиент сервисы бүлеге җитәкчесе хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Соңгысы Татфондбанкта клиент операцияләре идарәсенең җитәкчесе дә булып хезмәт куйган.

"Аерата зур күләмдәге урлашу" маддәсе буенча ачылган җинать эшен тикшерү дәвам итә. Алдан исәпләүләр буенча кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән, дип яза Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев