Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте. «Янгыннарның шактый...

Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте.

«Янгыннарның шактый өлеше авыл хуҗалыгы җирләрен, узган елдан калган чүп-чарны, коры үләнне яндырудан һәм учаклар тергезүдән килеп чыга. Кагыйдә буларак, әлеге ут урман янгыннарына китерә ала. Статистикага карасак, янгыннарның төп массасы апрель-май айларына туры килә. 2017 елда ТР территоиясендә коры үлән януның 993 очрагы теркәлде. Еллык статистик мәгълүматлар нигезендә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә күзәтү-профилактика чаралары планы булдырды. Бүген әлеге проект Министрлар Кабинетында килештерелә. Аның нигезендә, республика территориясендә 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк", - диде Сергеев.

Аның сүзләренчә, урман массивлары белән чиктәш 82 торак пункты урман янгыннарыннан зыян күрергә мөмкин. Шулай ук 29 бакчачылык ширкәте, 80 сәламәтләндерү лагере, 15 икътисад объекты һәм 19 сәламәтләндерү оешмасы да куркыныч зонада.

"Бу объектларны тикшердек. Анда рейдлар да булып тора. Узган ел 3983 торак пункт тикшерелде", - диде идарә башлыгы.

Сергеев сүзләренчә, тәртип бозу очраклары аркасында 256 кеше һәм 10 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук коры үлән януның 1000ләп очрагы булдырмый калынган. Быел да бу эш дәвам иттереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды, Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады, урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә, халык ял иткән урман аланнарында янгын машиналары кизү торачак һәм урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр быел Нурлат районында уза дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев