Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ришвәтчелек иң еш күзәтелгән районнар исемлеге билгеле

Былтыр 370 муниципаль хезмәткәр коррупцион хокук бозу өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Татарстанда ришвәтчелек иң еш күзәтелгән районнар исемлеге билгеле. Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе секторы мөдире Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2017 елгы мониторинг нәтиҗәсендә ачыкланган коорупцион характердагы хокук бозулар иң күп теркәлгән районнарны атады....

Былтыр 370 муниципаль хезмәткәр коррупцион хокук бозу өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Татарстанда ришвәтчелек иң еш күзәтелгән районнар исемлеге билгеле. Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе секторы мөдире Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2017 елгы мониторинг нәтиҗәсендә ачыкланган коорупцион характердагы хокук бозулар иң күп теркәлгән районнарны атады.

«Мониторинг шул исәптән ришвәткә каршы чараларны камилләштерүгә дә юнәлдерелгән. Кызганыч, хокук бозулар теркәлеп тора. Шул ук вакытта, аларның санын киметүдә алдынгы районнар да, антирейтингта әйдәп баручылар да бар», - дип искәртте Салават Рәхимов.

Аның сүзләренчә, Актаныш районында хокук бозулар саны арту теркәлгән: әгәр 2015 елда мондый фактлар нибары 7 булса, 2017 елда инде 47гә җиткән. Ютазы районында узган елда хокук бозулар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 13тән 24кә кадәр арткан. Түбән Кама районында бу җәһәттән үсеш күзәтелә (2016 елда - 40, 2017 елда - 81 очрак).

Шул ук вакытта, Апас районында хокук бозулар саны кимеп, 44тән 10га, Чистай районында исә 26дан 7гә калган. Чүпрәле районында узган елда нибары 4 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Салават Рәхимов сүзләренчә, барлыгы 531 тикшерү үткәрелгән. 370 муниципаль хезмәткәр коррупцион хокук бозулар өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев