Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда монополиягә каршы көрәш хезмәте карабодайга бәянең кискен артуын тикшерә

Кайбер сәүдә нокталарында карабодай ярмасының хәтта 60 процентка кадәр артуы күзәтелгән, ягъни ярманың килограммы 70 сумга күтәрелгән. Шуңа өстәп, кайбер супермаркетларда аны табу да проблемага әйләнгән, карабодай торган прилавкалар бөтенләй буш калган. Мәсәлән, башкаланың бер кибетендә ярма салынган тартманы чыгарып куюга ук аның бушавы күзәтелгән. Халык бишәр упаковка яки аннан...

Кайбер сәүдә нокталарында карабодай ярмасының хәтта 60 процентка кадәр артуы күзәтелгән, ягъни ярманың килограммы 70 сумга күтәрелгән. Шуңа өстәп, кайбер супермаркетларда аны табу да проблемага әйләнгән, карабодай торган прилавкалар бөтенләй буш калган. Мәсәлән, башкаланың бер кибетендә ярма салынган тартманы чыгарып куюга ук аның бушавы күзәтелгән. Халык бишәр упаковка яки аннан да күбрәк итеп алып киткән.

Шушы хәлләргә бәйле рәвештә монополиягә каршы көрәш хезмәте республикадагы эре сәүдә челтәрләрендә тикшерү эшләре башлаган. Тататарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрләреннән күренгәнчә, карабодай ярмасы белән тәэмин итүче «Мистраль-трейдинг», «Ресурс», «Ангстрем», «Агро Альянс» җәмгыятьләренең бәяне кискен арттыруы теркәлгән.
Ярманың бәясен күтәрүгә нигезле сәбәпләр юк, шуңа күрә сәүдә челтәрләрен тикшерү дәвам итәчәк, «Көндәшлекне яклау турында»гы закон таләпләренең үтәлеше аерым контрольгә алыначак, дип белдерә монополиягә каршы көрәш хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев