Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмыйлар

Узган ел республикада чүп үләне үскән 36 мең гектар җир мәйданы ачыкланган. Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау проблемасы бар. Бу хакта бүген Россельхознадзорның Татарстан идарәсендә 2018 елның беренче кварталы буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак буларак халык тыңлаулары вакытында билгеле булды. "Авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау, анда чүп үләннәре...

Узган ел республикада чүп үләне үскән 36 мең гектар җир мәйданы ачыкланган.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау проблемасы бар. Бу хакта бүген Россельхознадзорның Татарстан идарәсендә 2018 елның беренче кварталы буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак буларак халык тыңлаулары вакытында билгеле булды.

"Авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау, анда чүп үләннәре һәм агач-куак үстерү проблемасы бүген дә актуаль кала бирә", - диде ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбарсаы Ленар Фәттерахманов.

Аның сүзләренчә, 2017 елда авыл хуҗалыгы җирләрен дөрес кулланмаган 36 мең гектар мәйдан ачыкланган.

"Елның икенче кварталында, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белән бергә, барлык җирләрнең нинди максатта кулланылышын тикшерәчәкбез", - диде урынбасар.

Ленар Фаттерахманов бүгенгә теркәләгән тикшерү нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

"Быел Биектау районының "Ватан" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиясенә планнан тыш тикшерү барышында, авыл хуҗалыгы җирен тиешенчә файлананмау факты ачыкланды. Җәмгыять административ җаваплылыкка тартылды һәм әлеге тәртип бозуны төзәтергә боерык төзелде. Моннан тыш, әлеге тәртип бозу очрагы сәбәпле, җир хуҗасыннан алынырга да хаклы", - диде Фәттерахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев