Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык, аерым урыннарды кар көртләре булачагын кисәтә

Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр төшә. 19-20 апрельдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында +8..+10 градус җылы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар,...

Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр төшә. 19-20 апрельдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында +8..+10 градус җылы булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк.

Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. 20-21 апрельдә тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җиткән көчле җил булуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булу ихтимал. Һава температурасы -3..+2 градуска кадәр төшә.

19-20 апрельдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында +8..+10 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре пәйда булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев