Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышының нинди булачагын әйтте

Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 5 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак. 6...

Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 5 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак.

6 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән күпчелек районнарда яңгыр, яшен көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Синоптиклар бу көнне вакыты белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы булуын да җиткерә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көнбатышта +12, көндез иң югары температура +12...+17 градуска күтәрелә.

Чәршәмбе, 7 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен фаразлана. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көндез иң югары температура +15...+20 градус булачак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев