Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган тернәкләндерү үзәкләре эшен тикшерә

Тикшерү хосусый реабилитация үзәкләре эшен җентекләп тикшерүгә йөз тота. Татарстан Республикасы прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган реабилитация үзәкләрендә тикшерүләр алып бара. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Татарстан прокуроры ярдәмчесе Камил Даишев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый үзәкләр артуы күзәтелә. "Кызганычка, эшчәнлеге дәүләт тарафыннан көйләнгән, дәвалануга ныклы ышаныч белән барып була...

Тикшерү хосусый реабилитация үзәкләре эшен җентекләп тикшерүгә йөз тота.

Татарстан Республикасы прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган реабилитация үзәкләрендә тикшерүләр алып бара. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Татарстан прокуроры ярдәмчесе Камил Даишев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый үзәкләр артуы күзәтелә. "Кызганычка, эшчәнлеге дәүләт тарафыннан көйләнгән, дәвалануга ныклы ышаныч белән барып була торган үзәкләргә караганда, хосусый үзәкләр күбәйде. Закон тарафыннан аларның эше берничек конрольдә тотылмый. Шуңа күрә, тикшерү барышында, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре, санитар-эпидемиологик нормалар буенча эшләвенә игътибар бирелә. Шундый проблема бар - коттеджларда, хәтта фатирларда оештырыла торган мондый үзәкләрдә тернәкләндерү эше алып барылмый. Кешеләр анда үз ихтыяры белән айлар буе яши, туганнары акча түли, әмма мондый үзәкләрнең нәтиҗәлелеген күрмибез", - ди Камил Даишев.

Ул, кешене психик һәм наркотик бәйлелектән коткару өчен, профилактика, дәвалау системасы күп төрле этаплардан торырга, анда табиблар да, психологлар да, иҗтимагый оешмалар да эшләргә тиешлеген билгеләп узды. "Кызганыч, мондый үзәкләрдә табиблар, профессиональ психологлар юк. Нинди препаратлар бирүләре аңлашылмый. Мондый үзәкләрдән чыгып, кешеләр барыбер шул элеккеге упкынга төшә. Без бу проблемага җитди карыйбыз. Прокуратура химаясендә масштаблы тикшерү бара, ул әле төгәлләнмәгән. Кайбер үзәкләрне ябу буенча судка дәгъвалар әзерләнәчәк", - дип, прокурор ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәләре соңрак билгеле булачагын әйтте.

Камил Даишев әйтүенчә, хосусый реабилитация үзәкләрендә ниндидер мыскыллаулар турында имеш-мимешләр йөрсә дә, кешеләрдән үзәкләргә зарланып гаризалар килгәне булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев